Без бүген «Ярдәм» фонды белән берлектә татар хәйриячелегенә багышланган күргәзмәне ачып җибәрдек! Күргәзмә тарихи Кукмара җирлегендә ачылды.🌻
«Мәрхәмәтлелек юллары: татар сәүдәгәрләре һәм аларның мирасы» дип исемләнгән күргәзмә татар тарихына кереп калган танылган татар сәүдәгәрләре һәм аларның хәйриячелек эшчәнлегенә багышланган.
🌹Күргәзмә XIX-XX гасырларны үз эченә алды. Аитовлар, Хусаиновлар, Сейдуковлар, Үтәмешевлар кебек танылган татар гаилә нәселләрен күзаллый.
Күргәзмәнең озын гомерле булуын теләп калабыз! 🌷
Post #1552
28



- ❤🔥 2
- 👍 2