TGViewer
Мечеть АЛТАН Мечеть АЛТАН @mukhtasib · 8.97K subscribers
Post #4642 3.3K
🥞*Җомга коймагы*

ӘХЛАК ДӘРЕСЛӘРЕ.

1️⃣0️⃣6️⃣дәрес: күршең үзеңнән яхшырак булсын.

Пәйгамбәребез ﷺ: *“Дүрт нәрсә бәхеткә илтә: изге хатын, киң торак, изге күрше, яхшы ат. Дүрт нәрсә хәсрәт булып тора: яман хатын, яман күрше, начар ат һәм кысырыңкы йорт”,*- диде (Ибн Хиббән, Хәким, Табәрани).
Чыннан да яхшы күрше белән яшәү - бу дөньяның бер нигъмәтедер. Яхшы күрше үзеңә дә, балаларыңа да бер үрнәк булып тора. Хәҗәтең төшсә ярдәмгә ашыга. Сәфәргә чыгып китсәң, бер дә борчылмыйсың, күршең бөтен нәрсәңә күз-колак булып тора. Яман кеше дә күршесе яхшы булганга шатланадыр.
Яман күрше киресенчә, бөтен тынычлыкны бетерә. Чыгып китсәң бер кайгы, кайтып керсәң дә хәсрәт. Көндез балаңны өйдән чыгара алмыйсың. Яманны күрәләр, яман сүзләрне ишетәләр. Төнен тынычлап йокларга бирмиләр. Анда йомшак мендәрең дә, җылы өең дә рәхәтлек бирмәс.

🤲 Йә, Раббым, безгә яхшы күршеләр бир. Яман күршеләрдән имин кыл.
  • ❤ 18
More from @mukhtasib
  1. Oct 9, 2026Мечеть АЛТАН pinned «Ассаляму алейкум ва рахматуЛлахи ва баракатуху, дорогие братья и сест…
  2. Oct 9, 2026document post
  3. Oct 9, 2026Ассаляму алейкум ва рахматуЛлахи ва баракатуху, дорогие братья и сестры! Делимся тем, как…
  4. Oct 9, 2026🥞*Җомга коймагы* ӘХЛАК ДӘРЕСЛӘРЕ. 1️⃣1️⃣2️⃣дәрес: күршегә зарар китерү - иң зур гөнаһлард…
  5. Oct 7, 2026Сегодня после иша (ясту) намаза. Не пропустите!
  6. Oct 6, 2026"Кечене кече, зурны зур ит!" җомга хөтбәсе 02.10.2026 ВИДЕО https://youtu.be/aJ2QT2Colcs (…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →