Tatar şurası | Совет татар мира | Tatar Council | Татар шурасы
from Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Роскомнадзор "Татар шурасы" сайтын томалаган
Сайтны томалау 126нчы федераль канунның 65.1 һәм 65.2 маддәләре нигезендә башкарылырга мөмкин диелә. 65.2 маддәсендә сайтка Баш прокуратурасы таләбе белән чикләү кертү мөмкинлеге турында әйтелә.
Моңарчы Русия хакимияте "Татар шурасын" "ят агент" дип атаган иде. Оешма вәкиле, сәясәт белгече Руслан Айсин Азатлыкка бу "Татар шурасы" эшчәнлеге хакимиятне борчый дигәнне аңлата дип белдерде.
Оешма үз белдерүендә "без үз халкыбыз һәм республикабыз агентлары гына" дип язып чыкты.
Татар шурасы 2025 елда оешты, ул төрле илләрдә яшәүче татарларны берләштерә. Алар мөһаҗирлектә антиколониаль сәясәт белән шөгыльлә. Оештыручылар аны хәрәкәт дип атый һәм беренче чиратта татар хокуклары өчен көрәшә ди.
Тулырак 👉монда... подробнее на канале: Tatar şurası | Совет татар мира | Tatar Council | Татар шурасы
@
Post #263458
1
