Tatar şurası | Совет татар мира | Tatar Council | Татар шурасы
from Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Ни өчен Татарстанның Дәүләт шурасы рәисе итеп сәясәтчене сайламадылар?
Татарстанның сәяси мәйданында үзгәрешләр. Республиканың Дәүләт Шурасына яңа рәис сайланды.
Фәрит Абдулганиев дәүләт системында озак еллар эшләсә дә, аның сәясәттә бернинди дә тәҗрибәсе юк диярлек.
Бу яктан Абдулганиев 1998 елдан 2026 елга кадәр Татарстан парламентын җитәкләгән Фәрит Мөхәммәтшиннан нык аерыла.
Бүген сәяси вертикаль көчле заманда Татарстан парламенты курчак театры буларак та кабул ителә ала. Аның статусы формаль кебек тоелырга мөмкин.
Әмма Русиядә сәяси вазгыять кискен үзгәрсә, Мәскәү хакимияте көчсезләнсә яки дәүләт зур сәяси кризис эченә батса, Татарстан парламентының роле дә үзгәрергә мөмкин. Татарстан тарихында мондый тәҗрибә инде булды: Советлар Берлеге таркала башлаган чордаТАССРның Югары Советы мөһим сәяси үзәккә әверелде. 1990 елда нәкъ шул Шура депутатлары Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итте. Ул вакытта Татарстанның яңа чоры башланды.
Шуңа күрә Дәүләт Шурасы рәисенең кем булуы бүгенге көн мәсьәләсе генә түгел.
Гадәттән тыш сәяси шартларда парламент мөстәкыйль позиция белдерә алырмы? Аның җитәкчесе республика мәнфәгатьләрен яклап чыгарга әзер булырмы? Ни өчен бу вазифага парламент тәҗрибәсе, мөстәкыйль сәяси позициясе һәм сәясәттә үз исеме булган кеше түгел, ә башкарма хакимият мәктәбен узган технократ сайланды?
Бу хакта сәясәт белгече Руслан Айсин фикерләрен 👉 укыгыз.
@
Post #263342
1