Tatar şurası | Совет татар мира | Tatar Council | Татар шурасы
from Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Германиядә татарча фатирник
25 сентябрьдә Майндагы Франкфурт шәһәрендә татарча фатирник узды.
Анда Евроапаның дистәгә якын иленнән татарлар җыелды. Чараның беренче өлешендә Германиядә яшәүче җырчы-музыкантлар Әдилә Абадели, Илнар Байназаров, Динар Гарипов (баян) чыгыш ясады. Алар татар халык җырларын, легендар җырчылары Вафирә Гыйззәтуллина, Зуля Камалова репертуарындагы җырларны башкарды. Һәр җырның мәгънәсе турында сөйләделәр.
Икенче өлештә килгән кунаклар үзләре чыгыш ясады.
Европада бүген бигрәк тә соңгы буын татар эмиграциясе актив. 2026 елда гына да Германиядә берничә зур татар чарасы узды.
Германиядә 2020 елларга кадәр 3 меңләп татар яши диелә иде. Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Европа күчеп китүче татарлар саны да... подробнее на канале: Tatar şurası | Совет татар мира | Tatar Council | Татар шурасы
@
Post #262317
2