🎶🎼 11 октябрь көнне 19:00 сәгатьтә ТР Милли китапханәсенең конференц залында «Әдәби фест»ның йомгаклау «Кабатланачакмы бу кичә?» дип аталган концерты узачак.
Биредә танылган шагыйрьләр, җырчылар, музыкантлар, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры (баш дирижер һәм сәнгать җитәкчесе – Ильяс Камал), Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең Татар хоры (сәнгать җитәкчесе – Гүзәл Ахунова) катнашачак.
Керү ирекле.
Көтеп калабыз! ❤️
Post #20829
92

- ❤ 1
- 🔥 1
- 👏 1