TGViewer
Миллиард Татар Миллиард Татар @milliardtatar · 13.6K subscribers
Post #23023 470

Forwarded from Исламская столица

Татарча Коръән тәфсире: перевод суры “Ан-Намль” (93 аята) на татарский и русский язык

Каждую пятницу – один из праздничных и важных в исламе дней, “Миллиард.Татар” продолжает публиковать тафсир Корана на русском и татарском языке. Рубрика создана при поддержке Духовного управления мусульман Татарстана.

«27. Ән-Нәмл (Кырмыскалар) сүрәсе - Мәккә чоры, 93 аять Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
Таа сииин. Болар – Коръәннең, [хөкемнәре] ачык булган Китапның аятьләре.
[Бу аятьләр] Мөэминнәр өчен [туры юлны күрсәткән] һидаять һәм сөенеч.
Алар [фарыз] намаз укыйлар, зәкят бирәләр, Ахирәткә дә шиксез ышаналар.
Ахирәткә ышанмаган кешеләр өчен Без [сынау булсын дип, шәһвәт һәм шикләнүләр биреп, начар] гамәлләрен бизибез. Шул сәбәпле, алар [кылганнарының нәтиҗәсен уйламыйча, шулар белән мәшгуль булып] аптыраган хәлдә йөриләр.
Алар өчен [дөньяда үтерелү һәм әсир ителү кебек] каты җәза [әзерләнгән]. Ахирәттә исә алар – [мәңгелек газап тиеш булган өчен] иң күп зарар күрүчеләр.
Һичшиксез, бу Коръән сиңа [бөтен хөкемнәрне һәрьяктан уратып алган шәкелдә белгән] Хикмәт иясе һәм [һәрнәрсәне] Белүче хозурыннан бирелә.
Муса [галәйһиссәлам] Мәдйәннән Мисырга барган вакытта салкын һәм караңгыда юлын югалткач] гаиләсенә: «Мин бер ут күрдем. Шуннан сезгә бер хәбәр китерәчәкмен яки сезгә, җылыныр өчен, утлы кисәү алып киләчәкмен», – дигән иде».

Полный тафсир на татарском и русском языке можно прочитать здесь: https://milliard.tatar/news/tatarca-koran-tafsire-perevod-sury-an-naml-93-ayata-na-tatarskii-i-russkii-yazyk-10302
  • 🙏 7
  • ❤‍🔥 3
  • 🔥 3
  • 😁 3
  • ❤ 1
More from @milliardtatar
  1. Oct 17, 2026📉📱Статистика вовлечённости в каналах Татмедиа | 9 - 16 октября Каналы с наибольшим число…
  2. Oct 17, 2026Post #23657
  3. Oct 17, 2026Как золото Делийского султаната оказалось в Казани? Тайны индийской коллекции Национальног…
  4. Oct 17, 2026Марат Зяббаров: «Татарстан самодостаточен по основным продовольственным товарам» – Какие р…
  5. Oct 16, 2026Амина Махмудова получила ZEEKR 9X за победу в «Татар кызы — 2026» В Комитете по межнациона…
  6. Oct 16, 2026Путин наградил воспитательницу из Оренбуржья, спасшую детей от преступника Владимир Путин…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →