Бактерия Зирәкбәк һәм бертуганнар Фәннур белән Фәнзилә укучыларны микроблар тормышы белән таныштыра һәм бу җан ияләреннән курыкмаска өйрәтә.
Китапта нинди сорауларга җавап табып була:
🟣 Нәрсә ул микроб? Микроб нинди? (микробларның төрләре, зурлыклары, формалары, әгъзалары, саннары, үрчүләре, хәрәкәтләнү ысуллары, тукланулары)
🟣 Микроб кайда яши? (микробларның яшәү тирәлекләре)
🟣 Микроблар Җир йөзендә ни өчен кирәк? (файдалы микроблар; микроблар һәм хайваннар мөнәсәбәте; ризыклар әзерләүдә кулланыла торган микроблар; микробларның туфракка ярдәме)
🟣 Микроблар кешегә нинди зыян салырга мөмкин? (микроблар һәм кеше мөнәсәбәте; микроблар китереп чыгара торган авырулар; кулны юу һәм тешне чистарту әһәмияте; антибиотиклар)
🟣 Микробларның гадәти булмаган үзлекләре бармы? (яктылык тарата торган микроблар; сулыклар, кар һәм бозны төрле төсләргә кертә ала торган микроблар)
Post #80
456

- ❤ 13
- 👍 2
- 👏 1