TGViewer
Сәлам, микроб! Сәлам, микроб! @microblar · 391 subscribers
Post #64 278
Сәлам!

Микроорганизмнар хакында татар телендә китап язу - минем күптәнге хыялым иде.
Диссертациямне яклаганнан соң бу теләк тагын да артты. Ә иң төп этәргечләрем - Шамил белән Сәидә.

"Үз телем" бәйгесенә бик зур рәхмәт! Китап Казан Мэриясе ярдәмендә нәшер ителә.

Китапны нәшер итү - күмәк хезмәт.
Шөкер, минем юлымда җаваплы һәм ярдәмчел кешеләр очрый.
Балалар редакциясе мөдире Айсылу Галиева (мин аңа бик рәхмәтлемен), тәҗрибәле мөхәррир Эльвира Кәлимуллина (гел элемтәдә, җаваплы), оста рәссам-иллюстратор Фәридә Харрасова (әбисе биолог булган, әнисе табиб, менә бит ничек туры килде). Бүген Фәридә апа китап өчен иҗат иткән рәсемнәрен җибәрде. Алар шундый матур!

Фәнни рецензентыбыз профессор, биология фәннәре докторы.

Китапта QR-кодлар булачак. Балалар микробиология өлкәсендә мавыктыргыч видеолар карый алачак һәм кызыклы радиотапшырулар тыңлый алачак.
"САФ" татарча балалар интернет-радиосына бик рәхмәтлемен. Анда саф күңелле кешеләр хезмәт итә! Видеолар һәм радиотапшырулар радио сайтында урнаштыралачак.
Qr-кодлар белән фикер "Үз телем" бәйгесендә җиңгәннән соң гына килде. Проектны яклаканда видео һәм радиотапшырулар турында сүз булмады. Ләкин китапны заманчарак, кызыграк һәм бала өчен аңлаешлырак ясыйсы килде. Микробларның үзләрен дә күрсәтәсе килде:-)

Видеоларны туплаганда күүүүп кеше катнашты. Кайбер видеоларны кабат-кабат төшерергә туры килде. Кайбер видео-фотолар белән бик юмарт кешеләр бүлеште. Мәсәлән, бер парктагы сулыкларның видеоларын мин бер ай буе эзләдем (Интернеттан алырга теләмәдем дә, ярамый да), әллә кемнәрдән сорадым. Нәтиҗәдә, җырчы Зәринә Вильданова (ул шундый ягымлы) һәм сәяхәтче, музыкант, актер Пётр Буров ярдәм итте.
Безнең видеолар өчен кирәк булган рәсемнәрне дә ясап бирделәр (Даша, сиңа рәхмәт! Өстәге рәсемне дә ул ясады). Хәттта черегән алмалар белән ашлама чокырын да фотога төшереп җибәрделәр. Интернеттан алмадык :)
3 видео өчен махсус көй язылды.

Китап, сине көтәбез!

("Татар теле - фән теле")
  • 🔥 11
  • ❤ 6
More from @microblar
  1. Jun 8, 2026Микроблар хакында сөйләштек, тәҗрибәләр үткәрдек, әвәләдек😍 "Алмаш-2026"
  2. Jun 8, 2026"Алмаш" гаилә җыены 2026
  3. May 28, 2026«Алмаш» гаилә җыенында микробиология буенча остаханә! Теркәлү өчен сылтама.
  4. Apr 2, 2026Бүген — Халыкара балалар китабы көне!📚 Шул уңайдан сабыегызга "Сәлам, микроб! китабын бүл…
  5. Nov 17, 2025💅 Начинаем знакомить вас с участниками маркета в рамках фестиваля Jadidfest 🟡Авторские о…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →