🌳 29 август көнне Каюм Насыйри музеенда сәг 14:00 балаларыгызны интерактив остаханәгә чакырам! «Агачларны яфрактан таныйбыз» чарасында агачлар белән танышу һәм татарча атамаларын өйрәнү булачак. Агач төзелешен, аның өлешләрен, яфракның төзелешен һәм башка кызыклы мәгълүматны белерсез. Төрле дидактик уеннар уйнап аппликация ясау да булачак. Бакчада булган агачлар белән дә якынрак танышып, алар турында күп кенә кызыклы һәм үзенчәлекле белемнәр алырсыз.
Килми калмагыз! 😉
Язылу өчен:
https://t.me/nasiyri
Post #27
203

- ❤ 6
- 👍 3