Гөлнур ханым игълан иткән бәйгегә катнашырга теләгән идем .
Микробларнын файдасы:
- кешенең яшәве микроблар эшчәнлеге белән турыдан-туры бәйле: организмда барган эшчәнлек, матдәләр алмашы бары аралар аркылы бара. Иммунитетны күтәрүдә зур роль уйныйлар.
( Шушы атнада Коръән мәҗлесендә булдык. Хуҗаның оныгы, 11 айлык бала стаканга салган каен суына баштан бер кулын тыгып юды, аннары стаканны күтәреп бераз су эчте дә, аннары икенче кулын тыгып югач, тагын су эчте. Әнисе якын тирәдә шаккатып авыз ачып торучыларга :"Аптырамагыз, иммунитетын гына күтәрә, чирләмәскә әйбәт булыр "- ди.
Ә бит сүзләрендә хаклык бар!)
- табигатьтә булган барлык үзгәрешләр, хәрәкәт микроблар эшчәнлеге белән бәйле. Табигатьтә үскән үсемлекләр алар булмаса үсә алмаслар иде, төрле калдыклар алар аркасында эшкәртеләләр.
- Ипи пешерү - чүпрә кабартудан башлап, ризык әзерләүне дә микроблар аркасында бара.
- дарулар җитештерү процессында да алар актив катнашалар. Пенициллин мисалын мәктәптә укыганда биология укытучысы әйтә иде моннан 50 ел элек мәктәптә укыганда.
Аллаһы Тәгалә хәерле булмаган бер нәрсәне дә яралтмаган
Post #188
445
Forwarded from Минниса Фасхутдинова
- 🔥 5
- 🎉 4