Язгы Печән базары 2025
Мин Печән базарында беренче тапкыр катнаштым.
Җаваплы кеше буларак, 26.04 сәг 7:30 да инде Камал театры бинасы эчендә, миңа бирелгән өстәл янында басып тордым. Бина эче шундый зур һәм матур! Күңелемдә бәйрәм рухы, һәр кешегә елмаеп торасы, матур сүз әйтәсе килә.
"Сәлам, микроб!" китабы белән кызыксынучылар күп булды. Китапка ихтыяҗ бар икән, димәк, татар телендә фәнни китаплар актуаль.
🟣Китапны күбесенчә кем сатып алды:
1. Башка шәһәрдән килгән кешеләр
2. Укытучылар һәм тәрбиячеләр
3. Әти-әниләр, әби-бабайлар (күп очракта балалары үзләре сорап алдырта)
4. Биология өлкәсендә хезмәт итүче кешеләр
5. Балалары әлегә булмаган бер яшь гаилә дә алды
Инфузория-башмакчык йомшак уенчыгын һәр кеше диярлек ошатты. Әлбәттә, бу микроб мәктәп программасында да өйрәнелә бит. Сатуга чыгарырга сорадылар. Бер кеше бактериофаг уенчыгын тегәргә сорады.
Яңа танышулар, яңа тәкъдимнәр, яңа фикерләр... Барысы өчен дә Печән базарына, аны оештыручыларга зур рәхмәт!
Post #178
1.58K




- 👍 18
- ❤ 6
- 🥰 2
- 🙏 2
- 🕊 2
- 🎉 1