TGViewer
Сәлам, микроб! Сәлам, микроб! @microblar · 391 subscribers
Post #138 341
"Микробларның үзләренең микроблары буламы? Микроблар чирлиме?"


Асылъяр, соравың өчен рәхмәт!
Микробларның микроблары була!🦠

🟣 Мисал өчен, бактериофаг (роботка охшаган, шулай бит?). Бактериофаг - бактерияләрне зарарлый торган вирус (безнең өчен файдалы булган эчәклек таякчыгын да).
Вирусның баш өлешендә нәселдәнлек мәгълүматы саклана. Койрык аша вирус үзенең нәселдәнлек матдәләрен бактериягә кертеп җибәрә. Койрык җепселләре ярдәмендә вирус бактериянең тышчасына беркетелә.

🟣 Һәм Бделловибрио бактериоворус дигән ерткыч бактерия бар, мәсәлән.
Әлеге бактерия бик тиз хәрәкәт итә һәм башка бактериянең күзәнәк тышчасын тишеп, эченә үтеп керә. Шунда үрчи башлый. Ерткыч Бделловибрио саны арта, ә хуҗа-бактерия үлә.
  • 👍 12
  • 🤗 2
More from @microblar
  1. Jun 8, 2026Микроблар хакында сөйләштек, тәҗрибәләр үткәрдек, әвәләдек😍 "Алмаш-2026"
  2. Jun 8, 2026"Алмаш" гаилә җыены 2026
  3. May 28, 2026«Алмаш» гаилә җыенында микробиология буенча остаханә! Теркәлү өчен сылтама.
  4. Apr 2, 2026Бүген — Халыкара балалар китабы көне!📚 Шул уңайдан сабыегызга "Сәлам, микроб! китабын бүл…
  5. Nov 17, 2025💅 Начинаем знакомить вас с участниками маркета в рамках фестиваля Jadidfest 🟡Авторские о…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →