"Балалар тирә-юньне дөрес һәм эстетик яктан да дөрес итеп үзләштерсен өчен зәвыклы, матур сурәтләр булырга тиеш. Шул сурәтләр аша дөньяга карата гармоник, җылы мөнәсәбәт тәрбияләнә. Микродөнья, хайваннар һәм китап геройлары матур, чын булырга тиеш, чөнки бу китап укучыларның эмоциональ хәленә йогынты ясый."Микробларның да үз матурлыгы бар! Килешәсезме?
СЕЗГӘ КИТАПТАГЫ КАЙСЫ РӘСЕМ КҮБРӘК ОШАДЫ?
Китапта сюжетлы рәсемнәр һәм күп кенә микроблар рәсемнәре бар. Иллюстрацияләр акварель техникасында, А3 форматтагы кәгазь битләрендә ясалган. Бу техникада рәсем ясау күп көч таләп итә. Рәсемнәр зәвыклы, эстетик яктан бик матур! Микроблар рәсемнәре куркыныч түгел, алар җентекләп, бик төгәл һәм дөрес итеп ясалган. Микроскоптан караган сыман. "Сәлам, микроб!" рәсемнәре баланы куркытмаячак, киресенчә, ачык, төсле, матур рәсемнәр баланың игътибарын җәлеп итә.
Әлеге видеода Фәридә Харрасова китап өчен иллюстрацияләрне ясагандагы хис-тойгылары белән бүлеште.


