TGViewer
Channel Public Channel
МБДОУ Детский сад N24

МБДОУ Детский сад N24

@mbdou24kazan

Казан шәһәренең
24нче татар балалар бакчасы.
Subscribers
153
Photos
1.4K
Videos
685
Links
149
Recent Posts 14 shown
Post #2299 17
Яфрактан – ябалаклар🦉
⠀
Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме саф һавада йөргәндә, менә шундый ябалаклар ясадылар!⠀
⠀
Коелган яфракларны пакеткаларга тутырып, бәйлибез;⠀
күзләр, томшыклар, тәпиләр ябыштырабыз – һәм шундый сөйкемле ябалаклар килеп чыга!⠀
⠀
Яфраклар коелып беткәнче сез дә ясарга өлгерәсез әле🤗
⠀
#МБДОУДетскийсад24⠀
#ГДОТатарстан
  • ❤ 4
  • 👍 1
  • 🔥 1
Post #2298 37
Казан Башкарма комитеты бинасының зур киңәшмәләр залында "Гәүһәр" проектының 6 нчы сезонына старт бирелде. ⠀
⠀
Дүрт ай дәвамында Казанның 20 балалар бакчасында һәм 46 мәктәбендә балалар татар биюе хәрәкәтләренә, сөйләм осталыгына, татар милли уен коралларында уйнарга һәм җырларга өйрәнә. Барлык дәресләр дә татар телендә уза. ⠀
⠀
Быел безнең бакчабызның остазы "Әкият" курчак театры артисты – Дилүс Хуҗиәхмәтов булачак.⠀

Хәерле сәгатьтә🙏🏻⠀
Финалга узып, бакчабыз балаларының зур сәхнәдә уйнаганын күрергә язсын дигән теләктә калабыз✨️⠀
⠀
#МБДОУДетскийсад24⠀
#ГДОТатарстан⠀
#гәүһәрпроекты⠀
  • 🔥 4
  • ❤ 2
  • 👍 2
Post #2297 44
Җил – яңгыр дип тормадык, Кама буйларына барып кайттык.
⠀
Шимбә көнне коллективыбыз белән Кама Тамагына сәяхәт кылдык. Табигать күренешләренә сокланып, республикабызның истәлекле урыннары белән танышып йөрдек.⠀
⠀
Ял итеп, яңа эш атнасын яңа көчләр белән башлап җибәрәбез!⠀
Ә бүген укытучылар көне!
Барлык мөгаллимнәрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз💐⠀

P.S. роликның авторы логопед – Лилия Вакилевна.

⠀
#МБДОУДетскийсад24⠀
#коллектив
  • ❤ 6
  • 👍 4
  • 👏 1
Post #2296 48
Автомобильләр күргәзмәсе!⠀
⠀
Бакчабызда уенчык автомобильләр күргәзмәсе эшли башлады.⠀
Кемнәрнең автомобильләр турында күбрәк беләсе, ишетәсе килә рәхим итегез!⠀
⠀
Күргәзмә 5нче октябрьгә кадәр эшләячәк!⠀
⠀
#МБДОУДетскийсад24
  • 👍 6
  • ❤ 1
  • 👏 1
Post #2295 58
1нче октябрь – Халыкара өлкәннәр көне!⠀
⠀
Бакчабызга әби - бабай, дәү әни - дәү әтиләрне җыеп бәйрәм ясадык.⠀
Балаларның чыгышлары, уен - көлке, балачак һәм яшьлек хатирәләре белән үрелеп барды бәйрәмебез.⠀
⠀
Өлкәннәребез!⠀
Якыннарыгызның кадер-хөрмәттендә, бәхетле һәм сәламәт булып, озак еллар гомер кичерергә язсын сезгә🤗⠀
⠀
#МБДОУДетскийсад24⠀
#бәйрәмнәр⠀
#ГДОТатарстан
  • ❤ 5
  • 👍 2
  • 🔥 1
Post #2294 58
Юл хәрәкәте иминлеге!⠀
⠀
Балалар белән очрашуга "Юл хәрәкәте иминлеге" Дәүләт бюджет учреждениесы хезмәткәре Вагизова Зөлфия килде.⠀⠀⠀
⠀⠀⠀
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшереп,⠀⠀
тормыштан алынган мисаллар нигезендә, юлда үзеңне аеруча да сак һәм игътибарлы тотарга кирәклегенә төшенделәр!⠀
⠀
Балалар белән әңгәмәдән соң, юл хәрәкәте кагыйдәләре турында мультфильм карап, төрле авырлыктагы биремнәрне чиштеләр.⠀
⠀⠀
#МБДОУДетскийсад24
#пдд⠀⠀⠀
#гбубдд⠀
#ГДОТатарстан
  • ❤ 2
  • 🔥 2
  • 👍 1
Post #2288 54
Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме Алдынгылар хәрәкәтенең "Сәяхәт башлана " эш дәфтәрендә "Мәгариф һәм белем" юнәлеше буенча эшләделәр.

Эш дәфтәрендә бирелгән әкиятне укып, андагы геройлар белән таныштылар. Биремнәрен дә чиштеләр.⠀
⠀
#алдынгылархәрәкәте⠀
#движениепервыхРТ⠀
#МБДОУДетскийсад24⠀
#ГДОТатарстан
  • ❤ 3
  • 👍 1
  • 🔥 1
Post #2286 56
Зөләйха сезгә Мәскәүдән сәламнәр җибәрә!⠀
⠀
24нче сентябрь Мәскәүдә Дәүләт академия Кече театрында «Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл» спектаклендә бала ролендә уйнаган ул.⠀
⠀
Афәрин Зөләйха!⠀
Һәрчак уңышлар сиңа🤗✨️⠀
⠀
#МБДОУДетскйисад24⠀
#безнеңбалалар⠀
#ГДОТатарстан
  • ❤ 10
  • 👍 1
  • 👏 1
Post #2285 75
Ләйсән Арсентьеваның
иҗат кичәсе✨️⠀
Җылы, рәхәт, ихлас кичәдә булдык.⠀
⠀
Коллективыбыз да, балалар да бар иде бу кичәдә.⠀
Чыгыш ясаучылар арасында бүген бакчабызга йөрүче нәниләр генә түгел, ә аны төрле елларда тәмамлаган балаларны да күрергә мөмкин иде.⠀
⠀
Эш атнасы ахырында барыбыз өчен дә менә дигән ял булды!⠀
Кичәне оештырган һәркемгә, аеруча да, Ләйсән Арсентьеваның үзенә рәхмәт!⠀
Иҗади уңышлар, яңадан-яңа үрләр яулауын теләп калабыз!⠀
⠀
#МБДОУДетскийсад24⠀
#бәйрәмнәр
  • ❤ 15
  • 🔥 6
  • 👍 3
Post #2283 86
22нче сентябрь көнне Татарстанның Фәннәр академиясендә регионның транспорт мобильлеген арттыру буенча форсайт - сессия үткәрелде.⠀
⠀
Юл хәрәкәте иминлеге юнәлеше буенча һәрдаим эш алып барганлыктан, чакырылган кунаклар арасында безнең балалар бакчасы да бар иде.⠀
⠀
Сәхнәдә чыгыш ясап, бирелгән биремнәрне үтәп, әлеге чарага үз өлешебезне кертеп кайттык.⠀
⠀
#МБДОУДетскийсад24⠀
#безнеңбалалар
  • 🔥 4
  • 👍 3
  • ❤ 1
Post #2282 106
Кечкенәләр төркеме✨ ⠀
Губкалар белән уен 💧🧽⠀
⠀
🎯 Максат: вак моториканы, хәрәкәт координациясен һәм тоеп-сизү сәләтен үстерү. ⠀
⠀
📌 Бурычлар: ⠀
✔️бармаклар һәм кул чуклары хәрәкәтләрен камилләштерү; ⠀
✔️предметларны тотып алу, кысу һәм бер урыннан икенче урынга күчереп кую сәләтен үстерү; ⠀
✔️ кул чуклары һәм бармак мускулларын ныгыту. ⠀
⠀
#МБДОУДетскийсад24 ⠀
#уеннар
  • ❤ 3
  • 👍 3
  • 🔥 1
Post #2281 71
Бакчабызга тере күбәләкләр килде🦋
⠀
Күбәләкләр, аларның яшәү рәвеше белән якыннанрак таныштык. ⠀
Нәрсәләр ашыйлар, кайларда яшиләр, нинди төрләре бар – барысын да беләбез хәзер!⠀
⠀
Күбәләкләр музыка залы буенча очып та йөрделәр.⠀
Балаларның үзләренә дә килеп кундылар хәтта😍
⠀
#МБДОУДетскийсад24⠀
#кунакларыбыз
  • ❤ 5
  • 👍 3
  • 🔥 3
Post #2280 87
Әйдәгез, биибез!⠀
⠀
Кичә көнебезне җырлап башлаган булсак, биеп тәмамладык!⠀
Музыка җитәкчебез, Зәлия Фәнисовна безгә татар халык биюе хәрәкәтләрен өйрәтте 🔥⠀
⠀
Барыбыз бергә: балалар, ата-аналар, тәрбиячеләр рәхәтләнеп биеп, күңел ачтык.⠀
Бәйрәмнәрдә бию көе башлангач беркем дә читтә калмаячак хәзер💃🕺⠀
⠀
Рәсәйкүләм туган телләр көнен шулай күңелле дә, файдалы да итеп үткәреп җибәрдек!⠀
⠀
Алдагы бәйрәм-чараларда да шундый ук актив составта көтеп калабыз сезне✨️⠀
⠀
#МБДОУДетскийсад24⠀
#бәйрәмнәр⠀
#ГДОТатарстан
  • 👍 7
  • ❤ 4
  • 🔥 2
Post #2279 81
8нче сентябрь — Рәсәйкүләм туган телләр көне билгеләп үтелә.⠀⠀
Шул уңайдан бакчабызда бәйрәм чарасы үткәрдек✨️⠀
⠀
Балалар, ата-аналар катнашында туган телебездә җырлар җырлап, шигырьләр сөйләп башлап җибәрдек бүгенге иртәбезне.⠀
⠀
Бәйрәмебезнең кунагы танылган шагыйрә, бакчабызның күптәнге дусты – Эльвира Сафина булды.
Балаларга һәм бакчабызга бүләккә китаплар да алып килгән иде ул.⠀
⠀
Бәйрәм иртәсен безнең белән булган һәркемгә дә рәхмәтләребезне җиткерәбез!⠀
Туган телебездә сөйләшеп, аңлашып, аралашып яшик🤗⠀
⠀
#МБДОУДетскийсад24⠀
#ГДОТатарстан⠀
#бәйрәмнәр
  • 🔥 5
  • ❤ 4
  • 👍 1
Older posts →

About this channel

How can I read @mbdou24kazan without a Telegram account?
TGViewer shows the public web preview Telegram publishes for МБДОУ Детский сад N24: recent posts, photos, videos and the subscriber count, with no app, login or account.
How many subscribers does МБДОУ Детский сад N24 have?
МБДОУ Детский сад N24 (@mbdou24kazan) has 153 subscribers on Telegram, refreshed roughly every 30 minutes.
Does МБДОУ Детский сад N24 know I viewed it here?
No. Public channel previews carry no viewer identity, and TGViewer has no accounts or tracking of what you look up.
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →