Иртәгә Татар китабы йортында «Беренче чәршәмбе» чарасы — «Киртәләрне кичеп» мини-фестивале узачак ⭐️
Чара тәрҗемәдә яңгырый торган татар әдәбиятының үзенчәлекләренә, аның башка телләр, әдәбиятлар һәм мәдәниятләр белән очрашу нокталарына багышланачак.
Таныш шигырьләрне башка телләрдә тыңлап карарга, тәрҗемәнең әдәбиятка яңа сулыш бирүен ачарга һәм Татар китабы йортының тарихы белән якыннанрак танышырга мөмкин булачак.
Кичке программага керү — бушлай 🗒
🗺 Татар китабы йорты
📢 7 октябрь
Программа — сайтта
Post #14524
150

- ❤ 3
- 🙏 1
- 💯 1