TGViewer
Айбикә Айбикә @ibikestudio · 793 subscribers
Post #247 151

Forwarded from йӨземинка

Печән базарында да кемне генә очратмыйсың, кем белән генә танышмыйсың.. Сүз гадәттә киемнәрдә язылган шигырьләрне күргәч ялганып китә. Бу апа белән дә Хәсән Туфанның "Кайсыгызның кулы җылы" шигыре, шагыйрьнең җәфа җиккәннәре турында сөйләшеп киттек. Шунда танышым Туфанның "Әйткән идең" җырын сузып җибәрде:

Тормышымның синнән соңгысында
Тапканым юк иде һичкемне.
Нишләргә соң? Бир бер киңәш миңа:
Ул һәр яктан синең шикелле.
«Нишләргә соң?» — дигән сорау белән
Киләм менә рәсемең каршына…
Үзең булсаң әгәр, мондый уйлар
Килер идемени башыма.

Гөлшат апа Сункишева - балалар язучысы Абдулла Алишның якын туганы. Язучының әнисе, соңгы көннәренә кадәр улын көтүе, кыңгырау шалтыраганда авырткан аякларын сөйрәп, "Абдуллам кайткандыр" дип ишек ачарга ашыгуын, Алишның өч китабының лагерьларда каядыр күмелеп, илгә кайтып җитә алмавын сөйләде💔

Гөлшат апа күп еллар хорда җырлаган, 87 яшьтә булса да, тавышы көр, матур, сөбаналлаһ❤️
  • ❤ 7
  • 🎉 2
  • 💯 1
More from @ibikestudio
  1. Aug 29, 2026Чибәр кыздан шәп киңәш сезгә😉 Рәхмәт, @Leis_sr 🤍
  2. Aug 29, 2026Печән базарының беренче көне үтеп тә китте😍 Иртәгә дә булабыз, рәхим итегез 12:00-21:00
  3. Aug 27, 2026ПЕЧӘН БАЗАРЫның тулы программасы әзер! 💭 📅 29-30 август 12:00-21:00 📍 Кабан күле яр буе…
  4. Aug 23, 2026🙂 Ниһаять, ярминкәбезнең катнашучылары белән таныштыра башлыйбыз! 📍 29-30 август 🌊 Каба…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →