Хәерле көн, дуслар!
Яңа эш атнасы белән бергә яңа серия эшенә дә керешәбез!
Монда, каналда, без сезгә яңа эпизодның туу процессын күрсәтеп барачакбыз. Көтәсезме? Бу юлы Хәрефләр иленең нинди серләре ачылыр икән?
Иң элек яңа персонажлар өстәләчәк! Сценарий инде языла, тиздән яңа геройлар һәм локацияләр туа башлаячак. Бу — иллюстраторларның иң кайнар чагы дигән сүз! 🎨
Әгәр дә сез безнең командага иллюстратор булып кушылырга телисез икән — портфолиогызны безгә җибәрегез!
Ә хәзер әйдәгез, беренче серия геройларын искә төшерик. Сезгә кайсы хәреф күңелегезгә хуш килде?
А — ❤️, Ә — 👍, Т— 🔥.
Post #7
2.34K
- 👍 29
- 🔥 19
- ❤ 14
- 🤩 2
- 😍 2
- 👏 1