Дуслар, без көтмәгән кадәр җылы сүзләр ишеттек! Рәхмәт сезгә! Видеоны таратуыгыз безгә фундамент булып тора. Мульт популяр булса, без максатларыбызга ирешәбез, димәк.
Күп кешегә аеруча ахырдагы җыр ошаган икән, шуңа күрә аерым видео һәм аудио итеп чыгарабыз.
Киләчәктә һәр серия ахырында бер җыр була: төрле жанрда, төрле темага, оригиналь сүзләр һәм көе белән. Татарлар җырларга ярата, ә балалар өчен җырлар күп түгел. Шуңа күрә андый контент тудыру мөһим күренә.
Ә хәзергә, киттек, Акбайны җырлыйбыз!
Post #5
2.5K