TGViewer
Хәрефләр илендә Хәрефләр илендә @herefler · 500 subscribers
Post #13 4.82K
Яңа эш атналары белән, дуслар!

Бездә ике яңалык. Беренчедән, без Хәрефләр илендә яңа рубрика ачабыз — Әлифба. Ул һәрбер хәрефкә караган берничә сүзне өйрәтә торган кыска гына серия. Беренче серия А хәрефе турында. Мондый рубрика иң кечкенә караучыларыбызга һәм мәктәп укытучыларына файдалы булыр дип ышанып калабыз.

Икенчедән, Хәрефләр иленең аерым Ютуб-каналы барлыкка килде. Аңа язылсагыз һәм кыңгырауга бассагыз, яңа серияләр чыкканда ук белә барырсыз. Искә төшерәм, «Хәрефләр илендә» VK-да да бар.

Эш атналарыгыз матур узсын! Ялда булсагыз, рәхәтләнеп ял итә күрегез! Яңа рубрика сериясен таратыгыз, күбрәк кеше белсен.
  • 🔥 27
  • ❤ 14
  • 🥰 5
  • 😁 2
More from @herefler
  1. Jun 16, 2026YouTube'та субтитрлар өстәдек. Татарча һәм русча. Ә башка телләргә автоматик рәвештә тәрҗе…
  2. Jun 12, 2026Хәрефләр илендә pinned a video
  3. Jun 8, 2026🎉 25 минутлык җыентык чыгардык! Мульфильмның беренче 4 сериясе бер видеода! А белән Ә маҗ…
  4. Jun 4, 2026Уйнату тәмам! Җиңүчеләрне тәбрик итәбез. Бот мультның чын фанатларын сайлаган. Тиз арада а…
  5. Jun 4, 2026🎉 Результаты розыгрыша: 🏆 Победители: 1. Рузилә 🌿 (@RuzilyaZalyaleeva) 2. Agidel_kizi (…
  6. Jun 4, 2026⏰ Исегезгә төшерәбез, дуслар! «Хәрефләр илендә» футболкаларын уйнату бүген 16:00 дә тәмамл…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →