TGViewer
guzeltatar | Блог городской татарки guzeltatar | Блог городской татарки @guzeltatar · 505 subscribers
Post #1442 714
Кабан күле һәм татар теле — тагын да кәттәрәк нәрсә була ала?

Сентябрьнең бер матур якшәмбесендә «Тасма» татар подкастына кунак буларак чакырылдым. Аны Алсу исемле бик сәләтле фикердәшем алып бара

Ул подкастны үз фатирында аулак мохиттә төшерә башлаган иде, ә хәзер инде беренче сезонын Казан киңлекләрендә төшереп тәмамлады. Мин аны рәхәтләнеп цифрлы мәйданчыкларда карап бара идем, ә бу юлы соңгы кунакларның берсе булырга һәм подкастны ачык форматта яздыруда катнашырга насыйп булды

Подкастта шәхси чикләр, амбицияләр, хатын-кызлар турында сөйләштек. Тиздән — барлык мәйданчыкларда

Ә әлегә Фирүзә төшергән күркәм фотоларга күз салыйк. Ә кунаклары бит нинди! Барыгызга да рәхмәт яусын! Татар теле урамнарда ешрак яңгырасын

Ачык яздыру «Күрше. Мирас» махсус проекты кысаларында уза. «Күрше. Мирас» — ТР Рәисе ярдәмендә ТР шәһәрләрен үстерү институты гамәлгә ашыра торган «Күрше» фестиваленең бер өлеше


На русском — в комментариях
More from @guzeltatar
  1. Oct 2, 2026Ә сезнеңчә, стереотипларга нигезләнгән татарча кринж контент булырга тиешме? 🌟 Тулы чыгар…
  2. Sep 25, 2026Иң зәвыклы милли трендсеттерларның берсе, продюсер һәм блогер Гүзәл Әхмәтгәрәй белән экзис…
  3. Sep 25, 2026Минем катнашымда татарча подкаст чыкты! Вышел татарский подкаст с моим участием 🤍
  4. Sep 21, 2026Одни татары могут не понять других: такое возможно вообще? Конечно, если не знать о диалек…
  5. Sep 19, 2026Post #1452
  6. Sep 6, 2026«Инде Татар» татар телен онлайн кайда өйрәнергә мөмкинлеге турында файдалы пост әзерләгән…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →