Post #365
113 Jan 30, 2026, 05:49 UTC
Forwarded from Шагыйрь✒️ Фәнил Гыйләҗи🖋️ (Fan Fan)
Ак дөнья Кар көртләре күмде тирә-юньнне: Яуды, яуды, яуды, яуды соң. Кемнәргәдер бетмәс-төкәнмәс эш, Кем өчендер - сихри бер тылсым. Шундый якты, көләч дөнья йөзе, Аклык-пакълек итә тантана. Автомобильчеләр - һафалана, Бала-чага ихлас шатлана. Сорылыкка тоташ аклык ятты: Баттык, чумдык ап-ак көртләргә. Күмелде һәр ишегалды, юллар, Зур мәшәкать туды күпләргә. Игенченең сөенече артты: Басу өсләренә ятты кар. Икмәк телеменә май яккан күк Тигез катлам булып акты кар. Ак дөньяны булмас озак саклап, Тапланыр ул кабат, тапталыр... Адәм заты аны ермачлар һәм Ярасына уч-уч тоз салыр. Сафка тезелер дә дәү көрәкләр, Җил уйнатыр таза беләкләр. Бүрекләрдән пар бөркелеп торыр, Ярсый-ярсый тибәр йөрәкләр. Юл сабылыр кабат бар тарафка, Ак дөньяны күмәр сорылык. Гомер кичә һәркем Җир йөзенә Үз көрәге белән орынып. Гомер кичә кеше ак дөньяны Таптап, таплап, салып үз эзен. Эзе өзелгәнче тырмаша ул, Үзгәртергә теләп Җир йөзен. Өзелә дә, көртләр күмә эзне... Катлам-катлам ята чор кары. Ишеп-ишеп кабат ява карлар, Пакъли булыр соры дөньяны. ©Фәнил Гыйләҗев
Post #364
104 Jan 30, 2026, 05:49 UTC Узганны кабатлау инде. Шулай да...
Post #363
132 Jan 24, 2026, 15:25 UTC Post #362
209 Jan 24, 2026, 15:25 UTC Кичә "Әдәби Кафе"да Луиза Янсуарның яңа табадан төшкән "Сөт" китабы презентациясе булып узды. Урамнан керә торган ишектән суык өреп торуга карамастан бик җылы, иҗади чара булды ул. Әлеге фото шул күркәм күрешүнең ахырындагы матур бер мизгел. Соңгы арада шигырь язганым юк. Менә, элеккегерәк язылганнардан берсе. Әлеге чарада да шуны укыдым. Луизага Шигырьләрең синең ярату һәм Сагыш кына бары, бары әрнү. Юатмакчы бугай син Җир шарын, Диеп: "Бәллү, бәллү!.." Ярату һәм чарасызлык "аһы" Тәкъдирләргә тәтегәне безнең... Безгә тышау, авызлык вә тезген Кидергәннәр йөз мең... Ә шулай да җан тугайда ауный, Җан тургайдай сайрый... Атыла да, Кабат канат кайрый, көен ялгый, Салам өен ямый... Юатмачы, зинһар, син Җир йөзен! Юанырдай түгел хәл-әһвәлләр... "Ни язган дип, ник язган дип, юләр!.." Кем соң укыр безне?! Кем соң безне әрләр? Шундый мәлләр, Шундый көннәр якынайды сыман: Белми берсен-берсе дусны дус дип, Туганы дип туган... Күршеләре белми күрше хакын, Хатын белми хакын үз иренең... Тешләп канат та син үз иренең... Сүз дәшмәвең - алтын... Шигыреңнән таныйм җан әрнүең, Җан әрнүем, диеп, шундый охшаш. Тоташ әрнү Җирдә, әрнү тоташ... Шундый хәлләр бүген... "Җаным!", - дисең, җанга җылы өстәп, Җансызлардан гүя аралыйсың. "Яра" дисең, җаннар тоташ яра... Кайнар каннар ага... Кайнар каннар ага, гүя хәмер, Кешелеккә кими хөрмәт-кадер... Адәмнәргә җир җитми, йә кабер... Бу соңгымы дәвер?! Без бу чорның гүя аһы, зары... Язабыз да, бушанабыз бары... Йолып, тыеп булмас языкларны... Чыгып сазлыкларны... Кыямәтнең авызына атлый Ул яралткан Адәм балалары. Бетәр бер чак әрнү, сагыш, моң-зар... Һәм кешелек бары... Ә әлегә түзик, бәхет төзик, Өзик зынҗырларны рухны изгән! Һәммәбезгә Күктә әзер бизмән! Сизәм: вакыт тиздән... Булмасакчы өмет җуйганнардан, Томанадан, дөм сукырдан, надан! Дөньясыннан, кешелектән бизгән! Вакыт бик аз. Сизәм... "Җаным!" дисең, җанга җылы өстәп... Җансызлардан аралыйсың гүя. Яна-көя төти гомер - кисәү, Бары яна-көя... ©Фәнил Гыйләҗев
Post #361
138 Dec 30, 2025, 13:01 UTC Тулпар елы Тулпар елы, Пегас елы килә, томырылып, мәйдан бирегез! Ат һәм кеше тире, каны белән ашланган бу туган җиребез! Хезмәт, батырлыклар кылган халкым, һәрбер чорда, план арттырып! Көнне төнгә ялгап, кирәк чакта кырдан кайтмый таңнар аттырып. Алдынгылык яулаганда һәрчак эш атлары булган терәге. Безнең чорда гына кими бара ат кадере, аның кирәге... Сабан туе мәйданнарында да иярләрдәй атлар чамалы. Безнең чорда инде атлар тартмый йөк төягән арба-чананы. Шулай да ат милләт йөрәгендә – ат өстендә туган бабайлар. Кеше һәм ат ныклы бергәлектә дәүләт тоткан – тарих абайлар. Әле дә бит ат егәре белән үлчи кеше көчне-куәтне. Ат күзеннән бага ил язмышы, моңсу гаме булып милләтнең. Әдәби ат, илһам канатында, тормыш атлы сабан туенда Алгысыйбыз без дә чабышларга, камыт таккан көе муенга. Тышаудагы өмет-хыялларны арындырып йөгән, иярдән Йөгерәсе иде дала буйлап! Тоякларга балчык ияргән... Тоякларга сара үзле балчык. Ул балчыкта кеше, ат каны, Кеше һәм ат тире тамган анда һәм ул балчык... минем Ватаным! Ишетәсезме, Тулпар тоягының чаң какканын йөрәк түрендә?! Ул Яңа ел булып йөгерергә исәп тота тормыш үренә. ©Фәнил Гыйләҗев
Post #355
191 Nov 14, 2025, 18:54 UTC Бүген Казан дәүләт энергетика институтында Татар яшьләре форумының "Татарча диктант" акциясе узды. Аны биредә оештыруның төп кураторы әлеге институт мөгаллиме, тарихчы Илнар Гарифуллин. Мин исә, диктант яздыручы лектор вазифасын башкардым. 😅 Ышаныч белдереп, әлеге эшне йөкләүчеләргә рәхмәт! Күңелле тәҗрибә булды.
Post #354
159 Nov 12, 2025, 07:00 UTC
Forwarded from Казан утлары
Бүген Актанышта зур әдәбият бәйрәме - Татарстан республикасының Халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, татар әдәбиятының классигы Гамил Афзал премиясен тапшыру тантанасы узды.
Биредә
редакциябезнең шигърият бүлеге мөхәррире Фәнил Гыйләҗев Гамил Афзал премиясенә лаек булды! Хезмәттәшебезне ихлас күңелдән котлыйбыз! Алга таба да иҗади уңышлар телибез! 🎉
Фото:
aktanysh-rt.ru Post #353
181 Nov 8, 2025, 10:08 UTC "Татарстан яшьләре" гәҗитенә мәрсия Татар телле яшьләр булмаганда, Нигә кирәк алар өчен гәҗит? "Татарстан яшьләре"ндә яшьнәп Яза алыр яшьләр кирәк тә бит!.. Бик кирәк тә... Ләкин каян табыйк? Каян алыйк аның укучысын? Таратырдай почта бүлекчәсен? Тишек кесәләрне ничек ямыйк? Тегәрҗебе белән энәсе дә Башка максатларны үз иткәндә... Ил дигәннең үзенең кесәләрен Күсе тапап, тәмам җөй киткәндә... Көй киткәндә тәмам телсезлектән, Аңлы чукраклыктан, сукырлыктан... Җөмлә тәмамлану - вакыт эше, Ахыр чиктә бер куела ноктаң. Болай дәвам итсә эш-гамәлләр Монысы - ябылуның башы гына. Әгәр яшик дисәк милләт булып, Кайтасы бар, халкым, асылыңа! Асылыбызны аскан, кискәннәрне, Җуйдырганны җайлап, астыртынлап, Кабат җыю эше җиңел булмас - Барлау ләзем рухы исәннәрне, Тиз-тиз барлау, түгел акыртынлап! Әле кайчан гына ул бар иде... Йөз мең тиражлардан ашкан иде, Күпмеләргә ашар икмәк бирде, Күпмеләргә фатир таштан өйде, Халык белән янды, көйде, сөйде... Ләкин ул чор күптән юк инде... Милли инкыйразның башыдыр бу, Чираттагы кабер ташыдыр бу, Кем өчендер әйбәт, яхшыдыр бу, Ә кемнәрнең күңеле ташыйдыр... Кемдер уйлый - эшем хутка китәр! Кемдер улый - тиздән барысы бетәр! Кемнәр - киләчәктән форсат көтәр! Тунын ягып, бетле кашыныр... Татар телле яшьләр тумый икән, Татар бакчалары булмый икән, Татар мәктәпләре булмый икән, Туган телең кирәк булмый икән, Калмас гәҗите дә, әдибе дә!.. Милли зәвык, үзаң дигәне дә Калып бара русча Сабантуйга, "Ак калфак"лы, "Каз канат"лы шау-шу, "Каш ясыйм" дип, күзне буып, шашу, Җырлый-җырлый үләрбез"ле шоуга, Калып бара "Җәвид кәмит"енә... ©Фәнил Гыйләҗи
Post #347
168 Oct 29, 2025, 15:51 UTC Якутия тәэсораты Мәңгетуңга барып, җылы таптык, Җылындык без дуслар янында. Насыйп булсын ак кар сөенечен Олыларга безгә тагын да! Ап-ак карлар анда, ак бураннар, Һәм боланнар утлый болында. Рәсемнәрдә саха күзе белән Аюлар да бага, колын да... Бүресе дә коеп куйган саха – Якут булып яна күзләре. Бу якта да байтак икән үзе Көрткә чумган татар эзләре... Тутырып баккан мәэюс карашыннан Татар аерымачык күренә. Кем сөрелгән, кайсы үзе теләп Барып чыккан Себер түренә. Вакыт белән якут табылган күк Сакланырмы безнең милләт тә? Бәһа бирер галиҗәнап вакыт, Үз төсләрен манып килбәткә. Мәңгетуңда Кояш халкы – саха Көнгә керә бездән күп алда. Һәм Кояшка сәлам бирә алар, Рәхмәт әйтеп, туган һәр таңда. Кар кызының саф яшь тамчылары Мәңгетуңда мамонт чорыннан Таңда катып калган бөртек-бөртек – Себер җиле аңа орынган. Елатканмы аны төнгә кереп, Аудан кайтмый калган сөйгәне. Күз яшьләре тамган алмаз-алмаз, Көн яктысын җыеп, элгәре... Чорыннарга салып, саха халкы Терек суы эчкән әйтерсең. Картаймыйлар алар, мәңгетуңда Яшьлек сере бардыр яшертен. Чорыннарны мөлдерәтеп без дә Кымыз эчтек, балык ашадык. Агачларга, Бисмилланы әйтеп, Чук бәйләдек, җимнәр ташладык... Төньяк тилгәннәре Олонхода Рәхмәт җырын сузсын безгә дә! «Җир-Күк ияләре» үз иленнән Читкә очмый ризык эзләнә... Мәҗүс булмасам да мәмнүн булып Кайттым мин дә Себер туңыннан. Сезгә сәлам алып, төньяк халкы Сахалардан – Кояш улыннан! ©Фәнил Гыйләҗи