Яр Чаллыда 73 яшьлек сәяси тоткын Зиннур Аглиуллинга "махкәмә" утырышы узачак!
Бүген иртәнге 8:30 да Яр Чаллыда татар милли хәрәкәтенең абруйлы вәкиле, 73 яшьлек Зиннур Аглиуллин өстеннән чираттагы "махкәмә" башлана.
Всетатар иҗтимагый үзәгенең элекке рәисен "русларга нәфрәт уяту"да гаеплиләр. Имеш, ул Telegram-каналында — "Яңарыш Татар Халык Партиясе" платформасында берничә сүз әйткән. Әлеге канал Америкада яшәүче Иршат Хәбигә карый, һәм күпләр аны күптән инде ФСБ агенты булуда шикләнә. Чөнки ул татар милли хәрәкәтен махсус дискредитацияләү белән шөгыльләнә.
73 яшьлек милли лидерны, гомерен татар халкы мәнфәгатьләре өчен көрәшкә багышлаган кешене, бүген "экстремист" ясарга тырышалар.
Бу уеннар кемгә кирәк? Милли хәрәкәтнең көчле шәхесләрен төрмәгә тыгып, Татарстанда азатлык хәрәкәтен туктатырбыз дип уйлыйлармы? Ләкин хакыйкатьне буып булмый! Тарих күрсәткәнчә, һәр басым татар халкының азатлыкка омтылышын гына көчәйтә!
✊ Азатлык, гаделлек, милләтебезнең киләчәге өчен көрәш дәвам итәчәк!
📩 Яңалыклар җибәр | Резерв
Post #803
945


- 🫡 8
- ❤ 2
- 👏 2
- 💯 1