Иллеенче мәчет
27 август көнне Яшел Үзән районында «Әл-Әнгам» мәчете ачылды — исәп буенча иллеенчесе. Мөфти Камил Сәмигуллин, мэр Михаил Афанасьев, Дәүләт Советы депутаты Ренат Мистахов килде. Мөфти искә төшерде: Татарстанда 1600гә якын мәчет бар.
Шул ук районда, Кургузи авылында, мәчет ябык. Безнең мәгълүматка караганда, узган ел мәхәллә кешеләре җомга намазларына күрше авылларга йөргән. Бүген мәчет эшлиме — беркем дә хәбәр итмәде.
Мәчетне авария аркасында да, акча җитмәгәнгә дә ябмаганнар. Имамның, документта язылганча, «инануы хәнәфи мәзһәбенә туры килмәве ачыкланган». Аннары — процедура буенча: районда хакимият һәм хокук саклаучылар белән киңәшмә, имамның дини эшчәнлеген тикшерергә кушу, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә аны аттестациягә чакырырга һәм шәһадәтнамәсен кире алуны башларга тәкъдим. Комиссиягә ул ике тапкыр килмәгән. Узган ел кабул ителгән устав моның өчен имамны вазифадан алырга мөмкинлек бирә. Яңа имамны 1 ноябрьгә кадәр сайларга кушканнар.
Сайламаганнар. Һәм белешмәгә мондый юл өстәлгән: «мөфтият һәм мөхтәсибәт тарафыннан чаралар күрелмәгән, шуңа бәйле мәчет ябылган».
Оста эшләнгән. Тикшерүне Департамент оештырган, имамны аның тәкъдиме буенча читләштергәннәр, ә мәчет ябылуда мөфтият гаепле булып чыккан — җитез эш итмәгән.
📩 Яңалыклар җибәр | Резерв
Post #2100
878
- 😢 9
- 🤔 5
- 🤬 5
- 👎 1