Татарстанда «ИнформУИК» мәгълүмати-агарту проекты старт алды
17 февральдән 7 мартка кадәр участок сайлау комиссияләренең 10 мең әгъзасы 15, 16 һәм 17 мартта Россия Президентын сайлау турында сөйләр өчен татарстанлыларның өенә киләчәк.
Андрей Кондратьев, ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе:
"Бүген без иң җаваплы этапка, республика халкына шәхси мәгълүмат бирүгә керешәбез. Безнең алда бурыч җаваплы: һәр сайлаучыга барып җитәргә, аны Россия Президентын сайлауга чакырырга, сайлау участокларының адресын, аларның эш режимын искә төшерергә, тавыш бирү турында барлык дулкынландыргыч сорауларга җавап бирергә кирәк».
Post #795
6.75K