Хәерле көннәр булсын, кадерле тыңлаучыларыбыз!
Инде өч айлап хәбәргә чыкканыбыз юк икән, безне югалтмагыз, зинһар. Яңа сезон чыгарылышларын инде тиздән яздырырга уйлыйбыз. Безгә теләк, фикерләрегез бар икән, рәхим итеп язып җибәрегез.
Ә әлегә - җәй!
Җәй - "читтә бәхет эзләүчеләрне" туган якларына дәшеп тора торган чор. Килешәсезме?!
Кайтмый калсаң да күңелне кытыклап тора торган хәтирәләр: Сабантуйлары, туган-тумача, дус-ишләрнең очрашулары, аннан китә җиләк, аннан "су буенда учак яна" һәм башкасы, һәм башкасы...
Быел без шулай ике тарафка бүлендек: Гүзәл туган ягы Мөслимдә ял итә, ә Эльза читтә видео-фотоларга куанып ята😄
Гүзәлнең әз-мәз "репортаж"ларын сезгә дә тәкъдим итәбез🙏🏻
Post #70
327
- 👍 7
- ❤ 3
- 🤩 1