🎙Унынчы чыгарылыш
"Берлиндагы татар театры" на багышлана.
Татар эмиграциясе тарихында чын вакыйга - 13-14 март көннәрендә Берлинда беренче тапкыр профессиональ сәхнәдә татарча спектакль уйналачак. Артистлар - мәдәниятенә һәм теленә битараф булмаган иҗат сөюче һәвәскәр мөһәҗирләр. Проект кемнәр катнашында, кемнәр ярдәмендә чынга ашырыла, аның әһәмияте нәрсәдә һәм ни өчен теләктәшлек күрсәтү мөһим? - бу чыгарылышны тыңлагач белерсез!
Башка мәйданчыкларда тыңларга: Spotify, Apple
Монтаж: Гүзәл Шакирҗанова
🎵Музыкаль бизәлеш өчен Аделя Abadeliга рәхмәтләребезне белдерәбез.
Post #67
1.88K
- 🔥 8
- ❤🔥 2