TGViewer
Барсиклар • Комиксы и мультфильмы на татарском языке Барсиклар • Комиксы и мультфильмы на татарском языке @barsiklar_gailese · 325 subscribers
Post #199 190
2025 ел Барсиклар өчен бик әһәмиятле этап булып артта калды

🐾 Бу вакыт эчендә без мультимедиа проектны гамәлгә ашырдык:
— 4 анимацион видеоклип
— татар һәм рус телләрендә 4 җыр

📊 Сез безне 150 меңнән артык тапкыр карадыгыз һәм тыңладыгыз!

🐾 Безнең контент төп мәйданчыкларда урнаштырылды:
ШАЯН ТВ, VK Видео, YouTube, Rutube, Яндекс Музыка, VK Музыка, МТС Музыка, СберЗвук.

🐾 Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә премьерабызны уздырып, аны балалар өчен пластилин анимациясе буенча мастер-класс белән тулыландырдык.

🐾 Проект региональ һәм федераль массакүләм мәгълүмат чараларында киң яктыртылды — ЭФИР телеканалында, Татар-информда, ИДЕЛ, «Ялкын» һәм башка басмаларда. Аерым рәвештә Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгының мәгълүмати ярдәмен билгеләп үтәбез!

Без бергәләп татар телен һәм мәдәни традицияләрне популярлаштыру, гаилә кыйммәтләрен ныгыту өстендә эшләдек.

— 2025 елның февралендә Казан Мэриясе ярдәме белән беренче комикс — «Барсиклар Һәм Неко» дөнья күрде.
— ПФКИ ярдәме белән проектның анимацион клиплары дөнья күрде.
— 2025 елның декабрендә Казан Мэриясе ярдәме белән икенче комикс — «Барсиклар Һәм Музыка» чыкты.

✨ Ә бу ел эчендә без тагын:
— талантлы артистлар белән хезмәттәшлек иттек
— берничә тапкыр телевидениедә күрендек (ЭФИР һәм ШАЯН ТВ)
— балалар өчен пластилин анимациясе һәм комикс ясау буенча мастер-класслар үткәрдек
— ярминкәләрдә һәм офлайн-чараларда үз аудиториябез белән шәхсән очраштык

Бу елда безнең белән булган һәркемгә — партнерларга, тамашачыларга, балаларга һәм ата-аналарга — зур рәхмәт!
Безнең мультфильмнарны монда карарга була: https://vkvideo.ru/playlist/-228509377_1

Алда — яңа тарихлар, музыка һәм анимация 🐾
  • ❤ 8
  • 🔥 5
  • 🎄 2
  • 🙈 1
More from @barsiklar_gailese
  1. Sep 11, 2026📍Проект «Барсиклар» расширяет свою географию. На прошлой неделе в Екатеринбурге на фестив…
  2. Jun 25, 2026✨ «Барсиклар» җанлана! Технологияләр үсә, ә без үз проектыбызны үстерүне дәвам итәбез. Ком…
  3. Mar 12, 2026✨ Пәнҗешәмбе көнне без проектыбызны «Үз телем» комиссиясендә якладык, башка яшьләр проектл…
  4. Feb 20, 2026🌟 Икенче комикста без яңа геройларның берсенә ишарә ясадык. Сез аны постерда таба аласыз…
  5. Feb 2, 2026Исәнме, кадерле дустым! Бүген без комиксыбызның икенче өлешенең PDF версиясен чыгарабыз! Т…
  6. Jan 2, 2026Кадерле дуслар, сезне 7 гыйнвар көнне, сәгать 17:00 Милли китапханәнең балалар бүлегенә, "…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →