"Азатлык" Татар яшьләре берлеге/ 1990 елда оешкан. Союз татарской молодежи "Азатлык", образован в 1990 году. - Татарларның ирекле үсеше һәм азатлыгы өчен.
- Татарларның хокуклары өчен. - Сүз иреге өчен.
Элемтә өчен бот/Бот для связи - @AzatliqElemta_bot
Post #1746
468
Татарстанның Дәүләт Советы рәисе (Татарстанда 3нче кеше) Раил Садриевны кулга алу турында:
«Кем ул, белмим мин аны, хулигандыр, белмим мин аны. Нишләгән? Урлаганмыни? Мин белмим» - дигән.
Менә нәрсә инде бу? Дәүләт эшлеклесенең җавабымы бу?! Кешенең хезмәтләрен, тырышуларын, барлык эшләрен мыскыллау һәм алардан көлү бит инде. Еллар буе Татарстанда мәдәният, театр өлкәсендә эшлә дә, халыкара фестивальләрдә катнаш, аларда зур уңышларга иреш, Казаннан читтәге бер район театр зур дәрәҗәләргә күтәр - һәм Татарстанның Парламент җитәкчесе синең турында шулай әйтсен инде "хулигандыр ул" дип.Әйе, бәлки Раилдә гаеп бардыр, ансына хәзер нәтиҗә чыгару иртәрәк. Әмма милләтебез һәм Җөмһүриятебез алдында хезмәтләре бихисап.
(Фәрит Мөхәммәтшин сүзләре моннан алынды. https://www.business-gazeta.ru/article/633777)
Азатлык

- 👍 8