TGViewer
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ @azatliqtatar · 675 subscribers
Post #2591 854
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ Photo
ТАТАР МИЛЛИ ХӘРӘКӘТЕ АКСАКАЛЫ ФАЗЫЛ ВӘЛИӘХМӘТОВНЫ КУЛГА АЛГАННАР!

Татарстанда Татар милли хәрәкәтенә карата көчле басым дәвам итә. 5 декабрьдә Бөгелмәдә полиция хезмәткәрләре Татарстанның милли хәрәкәт ветераны, аксакалыбыз, 70 яшьлек милләтпәрвәр Фазыл Вәлиәхмәтовны кулга алган. Шул ук көнне аның өендә тентү уздырылган, анда көч структуралары “яшерен китаплар” эзләгән дип хәбәр ителә. Тентүдән соң аксакалны Бөгелмә тикшерү изоляторына япканнар. Хәзергә билгеле булганча, аны 8 февральгә кадәр сак астында тоту карары чыгарылган.

Фазыл Вәлиәхмәтов – татар милли хәрәкәтенең күренекле вәкиле. Ул 1990нчы елларда Татарстан бәйсезлеге өчен көрәштә катнашкан, 1991 елның май аенда Ирек мәйданында башланган сәяси ачлык акциясендә катнашучыларның берсе. Әлеге чара Татарстанның азатлыгын яклау һәм РСФСР президентына сайлауларны Татарстанда уздырмау таләбе белән оештырылган.

Фазыл Вәлиәхмәтов Бөгелмәдә беренче татар лицее һәм татар журналы булдыруның башлап йөрүчесе, шулай ук Хади Атласи исемендәге музей-библиотеканың җитәкчесе иде. Ул үз гомерен татар телен, мәдәниятен һәм милли традицияләрне саклауга багышлады. Активист шулай ук шигырьләр язды, татар җырларына клиплар төшерде һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү эшен алып барды.

Соңгы елларда Фазыл Вәлиәхмәтов хакимият тарафыннан басымнарга дучар булды. 2023 елда аңа 30 мең сум штраф салынды, ул социаль челтәрдә ясаган язмасы өчен “Русия хәрби көчләрен дискредитацияләү”дә гаепләнде.

Соңгы вакыйгалар күрсәткәнчә, Татарстанда милли хәрәкәт активистларына каршы басымнар көчәя бара. Фазыл Вәлиәхмәтовның кулга алынуы бу вәзгыятьнең ачык мисалы. Аның өендә тентүләр уздырылуы, тикшерү изоляторына ябылуы һәм сак астында озак вакыт тотылуы – татар милли хәрәкәтен басым астына куярга теләгән системаның адымнары булып күренә. Әлеге хәлләргә карамастан, рәсми матбугат чаралары бу вакыйга турында тулысынча дәшми, татар милли хәрәкәте вәкилләренә каршы чараларны күрмәмешкә салыша. Бу хакимиятнең милли мәсьәләләрне җәмәгатьчелек игътибарыннан яшерү омтылышы кебек кабул ителә.

Татар халкының милли мәнфәгатьләрен яклап гомерен багышлаган шәхесләрне эзәрлекләү – милләтнең үз тамырларын, үз телен, үз горурлыгын юкка чыгарырга омтылуның куркыныч үрнәге. Милли лидерларны эзәрлекләү – бары тик аларның сүзләренә, гамәлләренә каршы аргументлар җитмәгән очракта гына кулланыла торган көчсезлек билгесе.

Фазыл Вәлиәхмәтов – күпләр өчен милли горурлык символы. Ул үзенең бөтен тормышы белән татар милләтенә хезмәт итте: милли белем бирү системасын үстерү, телебезне саклау, мәдәниятебезне яңарту өчен зур тырышлыклар куйды. Аның бүгенге көндә кулга алынуы безнең халкыбыз өчен яра булып тора.

Без, “Азатлык” татар яшьләре берлеге, Фазыл Вәлиәхмәтовка карата булган эзәрлекләүләрне катгый рәвештә тәнкыйтьлибез. Бу – аның шәхесенә генә түгел, ә татар милләтенең киләчәгенә дә һөҗүм. Без Татарстан халкын, барлык милләтпәрвәрләрне милли хәрәкәт аксакалын яклап чыгыш ясарга чакырабыз.

Татарстанны яклаучы милли лидерларыбызны саклыйк! Аларның изге көрәшен дәвам итәр өчен, үз хокукларыбыз һәм үз киләчәгебез өчен җаваплы булырга тиешбез!
  • 👍 16
  • 😢 4
  • ❤ 2
  • 😡 1
More from @azatliqtatar
  1. Jan 21, 2025Сәлам, дуслар! https://t.me/tatarnail Татар милли хәрәкәте активисты, җәмәгать эшлеклесе,…
  2. Jan 17, 2025Заявление Союза татарской молодежи «Азатлык» В связи с распространением в средствах массов…
  3. Jan 11, 2025https://www.youtube.com/watch?v=b6lAJe44sOw&t=118s
  4. Jan 11, 2025Татар информ хәбәр итә: Күренекле шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Нәҗибә Сафина белән хушлашу…
  5. Jan 11, 2025ЗУР ЮГАЛТУ Татар милләте зур югалту кичерә. Күренекле татар шагыйрәсе, журналист, Татарста…
  6. Jan 10, 2025Channel name was changed to «СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ»
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →