Бүре каны
Кыр киң. Төн тын. Тавыш бир тынлыктан –
Кемнәр үле күптән, кем тере?
Ярты-йортыларга ау башлыйм мин...
Миндә бүре каны!.. Мин – бүре!
Чирле гавәм ютәлләвен тыеп,
Йоклый инде...
Ярар, йокласын.
Иртән кояш күккә сибелгәндә
Хәтфә үләннәрне чык басып,
Җир чистарыр... Һава лаекларга
Күбрәк калыр...
Бүген Мин дәшәм:
“Сиңа – җитте, яшәмә син! – диеп, –
Синең өчен, - диеп, - ул яшәр...”
Горабалар!
Алар, имеш, көн дә
Дөнья сөйри... Өскә, Югары!..
Бәй, карагыз инде: аркагызда
Бөкре генә, бөкре нибары! –
Тураерга вакыт!..
Кил яныма,
Татлы бугазыңа үрелим...
Күзләремә кара – күрәсеңме? –
Миндә бүре каны!.. Бүре мин!..
Кыр киң. Төн тын. Тавыш бир (биралсаң!) –
Кемнәр исән һаман, кем –үле?
Нәтиҗәләр чыгарыр чак җитте –
Ярымайның тулып килүе...
Рүзәл Мөхәммәтшин
Post #2567
819
- 🔥 17
- 👍 3