Кем ул Йосыф Акчура?
Йосыф Акчура — татар халкының танылган иҗтимагый-сәяси эшлеклесе, галим, сәяси төркичелеккә нигез салучыларның берсе, татар һәм төрек милләтләренең барлыкка килүенә гаять зур өлеш керткән шәхес. Ул үзенең иҗтимагый, фәнни эшчәнлеге белән татар-төрек мәдәни багланышлары үсешенә зур йогынты ясаган галим, Төркиядә гомер иткән елларда Анкара, Истанбул университетлары профессоры буларак беләбез аны.
Йосыф Акчура 1904 елда Сембер янындагы үз нәселләре яшәгән Зөябаш авылында «Сәясәтнең өч төре» дигән атаклы хезмәтен яза. Бу хезмәт, тәгълимати һәм программа характерында булып, төрки дөньяда зур резонанс тудыра. Аннары ул Казанга килә һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә тарих һәм география укыта башлый. Шәкертләр арасында ислахчылык хәрәкәте җәелүгә актив этәргеч бирә. Әлеге мәдрәсәдә укыган лекцияләре җирлегендә берничә китап бастыра. 1905 елның көзеннән «Казан мөхбире» («Казан хәбәрчесе») дигән беренче татар газетасы чыга башлый. Аның нәшире — присяжный поверенный Сәетгәрәй Алкин, ә мөхәррире Йосыф Акчура (В. Шәрәф белән бергәләп) була. Моннан тыш, татар милли хәрәкәте тууда һәм оешуда, үзәген татар буржуазиясе һәм зыялылары тәшкил иткән «Иттифак әл-мөслимин» Бөтенрәсәй мөселманнар фиркасен оештыруда аның роле чиксез зур була.
Йосыф Акчураның хезмәтләре ХХ гасыр башы татар милли мәктәбен күздә тотып, аны киләчәктә реформалау юлларын билгеләргә омтылып язылган. Бер үк вакытта Йосыф Акчураның туган тел, милли әдәбият, тарих укытуның милли тәрбия һәм үзаң тәрбияләүдәге мөһим урыны турындагы фикерләре бүген дә игътибарга лаек. Ислам динендә милләтләр (милләт – үзе милләт) юк, «татар теле әшәке тел» дип сөйләнүче кадимче муллаларның сүзләренә каршы килеп, Йосыф Акчура: «Мәктәп һәм мәдрәсәләрдә үз телләренең кагыйдәләрен өйрәнмәгән, үз телләренең кадерен белмәгән бер халыкта күпме миллият хисе булсын? – дигән сорау куя. – Күп милләтләр яшәгән җәмгыятьтә һәр халыкның туган телендә белем алуы киләчәген билгели, ул сәяси мәсьәләгә тиң», – дип ассызыклый. «Милли мәдрәсәләр һәм әдәбият» исемле мәкаләсендә автор балаларны милли мәктәптә укыту теләгенең нигезендә аларны «үз кешебез, милли кеше итеп үстерү теләге» ята дип билгеләп үтә. Аның милли мәктәптән, башлыча, әдәбиятыбызга хезмәт итүчеләр чыгарга тиеш дигән фикерен үстерсәң, милли мәктәп, беренче чиратта, гуманитар юнәлештә булырга тиеш дигән нәтиҗә барлыкка килә сыман. «Шуңа күрә милли мәдрәсәләребездә, тарихи вакыйгаларны үзебезчә тикшереп, үз ноктабыздан карап укытылырга тиеш». Икенче зур бурыч итеп автор татар галимнәренә туган халкы тарихын язу мөһимлеген куя.
Бер үк вакытта күп халыклар арасында яшәгән татарларның милли уку йорты күршеләрнең тарихы һәм мәдәнияте белән таныштыруны, күпмәдәниятле җәмгыятьтә алып торган үз урыннары хакында күзаллау булдыруны игътибар үзәгендә тотарга тиеш дигән фикерне дә уздыра.
Йосыф Акчура тормышының соңгы чоры (1919-1935) Кемал инкыйлабы, азатлык сугышы һәм Төркиядә республика идарәсе елларына туры килә. Төркия республика дип игълан ителгәч, ул Милли мәҗлес депутаты итеп сайлана, аннан соң Истанбул университеты профессоры һәм Төркия президенты Кемал Ататөрекнең мәдәният һәм сәясәт мәсьәләләре буенча киңәшчесе сыйфатында хезмәт итә. 1931 елда Ататөрек җитәкчелегендә ул Төрек тарих җәмгыятен төзүдә катнаша, аның рәисе итеп сайлана. 1932 елда ул президент кушуы буенча I Төрек тарих конгрессы эшенә җитәкчелек итә. Төркиядә ул һәртөрле төрки җәмгыятьләр һәм журналларны нигезләүдә актив катнаша. Арада иң әһәмиятлесе үз тирәсенә алдынгы әдәби һәм сәяси көчләрне җыйган «Төрк йорды» журналы була. Бу журнал аша төрек җәмгыяте төньяк төркиләр тормышы белән таныша.
Post #2536
449
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ Бүген, 2 декабрь - Татар халкының бөек сәясәтчесе, журналист, нәшир, язучы, төркичелек идеологларның берсе Йосыф Акчураның тууына 148 ел! Хөрмәт, сөю һәм сагыну белән искә алабыз! Сегодня, 2 декабря - исполнилось 148 лет со дня рождения одного из самых видных…
- ❤ 17
- 👍 8