TGViewer
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ @azatliqtatar · 676 subscribers
Post #2515 416
Туган илебезнең гөрләп ага торган матур сулары, гөлле чәчәкләре, болыннары, аланнары, ашлык белән капланган кырлары, бай сулары, очы-кырые күренми торган караңгы, кара урманнарына мөһаҗәрәтебез кайткач та, анда калган мескин халкыбыз авыр саташулы йокыдан албасты пәрие басканнан котылган кебек булып уянган вакытында күзләре алдында элекке милләтчелек, элекке мәдәниятчелек, элекке динчелек үрнәкләре ялтырап торсын вә безнең милли юлыбыз аларның күзләрен чагылдырырлык булып ярылып ятсын!

Менә шул милли вазифаны үтәр өчен, үти белер өчен мөһаҗәрәтебезнең яше-карты, бае-ярлысы үзенең эше бу көнне үткәрү, алай-болай гаиләнең тормышын тәэмин итү белән генә тәмам була дип уйламаенча, ул үзенең туган иленнән алып чыккан бөтен барлыкка милли гореф-гадәтне, дин әхлагын, бөтен ганганәсен чит илдә туган, үсә торган баласына-чагасына бирергә тиеш вә аларны аңлы милләтче итеп җитештереп иленә тапшыруда иң зур милли бурыч икәнлекне аңларга тиешләр вә шул юлда кулдан килгән матдимәгънәви ярдәмне аямаска тиештер.

Гаяз Исхакый
  • ❤ 10
  • 👍 1
  • 😡 1
More from @azatliqtatar
  1. Jan 21, 2025Сәлам, дуслар! https://t.me/tatarnail Татар милли хәрәкәте активисты, җәмәгать эшлеклесе,…
  2. Jan 17, 2025Заявление Союза татарской молодежи «Азатлык» В связи с распространением в средствах массов…
  3. Jan 11, 2025https://www.youtube.com/watch?v=b6lAJe44sOw&t=118s
  4. Jan 11, 2025Татар информ хәбәр итә: Күренекле шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Нәҗибә Сафина белән хушлашу…
  5. Jan 11, 2025ЗУР ЮГАЛТУ Татар милләте зур югалту кичерә. Күренекле татар шагыйрәсе, журналист, Татарста…
  6. Jan 10, 2025Channel name was changed to «СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ»
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →