ТАТАР БАЙРАГЫ КӨНЕНӘ ЯРДӘМ
Акция өчен моңгы 6 мең сум җитми!
1991нчы елның 29нчы ноябрендә Татарстанның Югары Советы Республикабызның байрагын кабул итте. Бүген ул Татарстан символы гына түгел, бөтен татарларны берләштерүче байрак булып тора. Кызганыч, Җөмһүриятебездә рәсми рәвештә байрак көне билгеләнми.
Тик шулай да, инде күп еллар дәвамында "Азатлык" берлеге яшьләре Татарстан байракчыклары таратып байрак көнен искә төшерә. Быел да, Татарстан байрагы көнен шулай ук байракчыклар таратып билгеләп үтәргә ниятлибез.
29нчы ноябрьда Татарстан байракчыклары тарату халкыбызда милли хисләрне уяту, Республикабыз байрагын популярлаштыру, халкыбызны берләштерү һәм байрак кабул ителгән көннең тарихи көн икәнлеген аңлату өчен дә уңайлы шартлар тудырачак.
Татар телен мәктәпләрдән куып чыгарган вакытларда, милли активистларга басым булган заманда, татарлык тәмам Татарстанның бөтен почмакларыннын куып чыгарылган чорда, безгә ничек тә милли үзаңны сакларга һәм ныгытырга кирәк! Байраклар, бик күп итеп Татар байраклары безгә бу эштә ярдәм итә алыр!
Бердәмлекнең кирәклеге турында күп сөйләшеп була, бүгенге хәлебезгә карап дөнья беткәнче уфтанырга һәм зарланырга, башкаларның эшләвен көтеп ятырга да мөмкин. Әмма зур эшләр кечкенә адымнардан башлана. Шуңа да, битараф булмаган кешеләрдән байрак көнен үткәрү өчен ярдәм сорыйбыз.
Милләтебезгә бик күүүүүп Татар байраклары кирәк!
29 ноябрьда шәһәр урамнарын Татар байраклары төсләренә бизик!
Тамчыдан диңгез җыела бит, 300, 500, 1000 сум җыелышсак бу эшне башкара алачакбыз.
Без 3-5 мең Татар байракчыклары ясатырга ниятлибез. Моның өчен кирәкле ярдәмнең күпчелеген җыйдык. Соңгы 6 мең сум гына калды.
Шулай ук чит илләрнең берсендә дә Татар байрагы көнен үткәрәчәкбез. Аңа да 5 мең сум җыясыбыз бар.
Игътибар. Басым көчле һәм активистларны куркытулар булу сәбәпле, “Азатлык” оешмасы чараның төгәл көнен һәм вакытын игълан итмәячәк. Һәм байрак тарату 29 ноябрьдә генә түгел, якындагы ун көннең теләсә кайсысында үткәрү хакын искәртә.
Ничек ярдәм итәргә?
1)2202208089814058
Сбербанк
Гиматдин Р. С.
2) TR19 0001 0024 8096 5448 1550 04
Gulchachak Khismatova (Ziraat bankı)
3) Крипта. USDT TRC-20(Tron) - TJApWScyLfzJbNQ5Yw3iokevd4D84RW6rY
Белегез! Бу чарага хакыбыз бар, ул тыелмаган, бернинди кануннарны да бозмый!
Post #2502
366
- 👍 12
- ❤ 1