Бүген, 23 ноябрь – Татар халкының бөек улы, шагыйрь Дәрдемәнднең тууына 165 ел!
Сагыну, сөю һәм тирән хөрмәт белән искә алабыз!
***
Татарлыктан татар һич гарь итәрме,
Кеше үз исмене инкяр итәрме.
Татарлыкта татар угълы татармын,
Татар түгел димә – башың ватармын!
***
Урысча күп сүзең, азы татарча,
Белалмыйм, кем син – урысмы, татармы?
Ничектер белмәдек исме шәрифең:
Хәсәнме, юкса Иванмы, Макармы?..
Post #2494
863

- ❤ 13