TGViewer
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ @azatliqtatar · 676 subscribers
Post #2478 348
Сәлам, дуслар! Без бераз актуаль эшләрдән китеп тордык һәм онлайн киңлектән югалдык. Моның бер сәбәбе техник мәсьәләләр белән бәйле булса, икенчесе исә, һәм иң мөһиме – Хәтер көне өчен безгә “җавап” кайтарулар дәвам итә. Белгәнегезчә, быел “Азатлык” татар яшьләре берлеге Хәтер көнен мөмкин кадәр актив һәм киң масштабта үткәрде.

Беренче яктан, Казанда үткәрелгән чара көч структуралары тарафыннан куеп таратылды. Икенче яктан, төрле илләрдә ялгыз пикетлар оештырылды. Иң киң масштаблы чаралар Төркиядә – Истанбул һәм Анталия шәһәрләрендә узды. Анда бер яктан без Хәтер көнен милли җыеннар рәвешендә күп санлы катнашучылар белән традицион форматта үткәрә алдык. Икенче яктан, Хәтер көне кысаларында Төркия оешмаларын җәлеп итеп, алар тарафыннан җыеннар һәм фәнни конференцияләр оештыруга ирештек.

Гомумән алганда, нәкъ менә “Азатлык” Хәтер көнен шактый зур масштабта үткәрә алды. Бу эшчәнлек игътибарсыз калмады. Татарстанда да, чит илләрдә дә активистларыбызның “кинәт” проблемалары барлыкка килде. Аеруча кайбер активистларыбызга яшәү рөхсәте һәм документлар белән “көтелмәгән” авырлыклар килеп чыкты. Бу мәсьәләләрнең шактыен хәл итеп булды, әмма вакыт һәм финанс чыгымнары таләп итте. Шөкер, зур тырышлыклар белән бу проблемаларның күпчелеген хәл итеп, татар хәрәкәте активистларына ярдәм итә алдык.

Хәзер без яңадан актуаль эшчәнлеккә керешәбез. Безнең белән булганыгыз өчен рәхмәт!
  • 🙏 9
  • 👍 3
  • 🔥 2
More from @azatliqtatar
  1. Jan 21, 2025Сәлам, дуслар! https://t.me/tatarnail Татар милли хәрәкәте активисты, җәмәгать эшлеклесе,…
  2. Jan 17, 2025Заявление Союза татарской молодежи «Азатлык» В связи с распространением в средствах массов…
  3. Jan 11, 2025https://www.youtube.com/watch?v=b6lAJe44sOw&t=118s
  4. Jan 11, 2025Татар информ хәбәр итә: Күренекле шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Нәҗибә Сафина белән хушлашу…
  5. Jan 11, 2025ЗУР ЮГАЛТУ Татар милләте зур югалту кичерә. Күренекле татар шагыйрәсе, журналист, Татарста…
  6. Jan 10, 2025Channel name was changed to «СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ»
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →