Тукай ятимнәре
Манзара! Тукай янында сукбайлар йоклап ята.
Ә ул әйтерсең аларны шигырь укып юата.
Шигырь укый хәзер Тукай Мәскәүнең иң түрендә,
“Тотса Мәскәүләр якаң” дип, як-якка төкеренә...
“Тотса Мәскәүләр якаң”, дип, ачындың, татар улы.
Якага түгел, телләргә үрелде Мәскәү кулы.
Үрмәләде үпкәләргә якадан урыс кышы,
Ничә гасыр ютәллибез кайтаралмый бурычны:
Авызлар тулы кара кан, кыйган юк төкерергә,
Арабызда үрчи бара телсезләр, бөкереләр...
Ничә буын үсте, үсә кисек тел – иман белән.
Кителде күңел кыллары, изделдек “Иван” белән...
“Ваня” исемен күтәрде күпме татар малае,
Кысалар кысылган саен акыл барды тараеп...
Татарлыктан бу тарлыкка төштек әле без нигә?
Телләребез “тырмаланды”, дәшмәс булды әниләр...
Дәшкәннәре саулык өчен сагаеп сакауланды,
“Тырмалы” Мәскәү сөя шул шамакай, сакауларны...
Дәшмәүчеләр эчтән көеп, саргая бара һаман
Кипкән яфрак тәкъдирләре көзләрен була яман...
Син дә корыдың яфрактай, язларда корыдың шул,
Урыс кышынан үпкәңне үптереп туңдырдың шул...
Мәскәү уртасында бүген шигырь укый синең сын,
Сәрхүш сукбайлар төш күрә, тоеп шигырь җылысын.
Син үзең дә сукбай булып йөргәнсең өйдән өйгә,
Инде Мәскәү ятимнәре аяк очыңа килә...
Фәнил Гыйләҗев.
Post #2476
400
- 🔥 13
- 👍 2
- 😍 1