TGViewer
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ @azatliqtatar · 676 subscribers
Post #2465 556
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ Photo
АНТАЛИЯДӘ ТАТАРСТАН КОНСТИТУЦИЯСЕ КӨНЕ ҺӘМ ГАЯЗ ИСХАКЫЙГА БАГЫШЛАП ДИКТАНТ ҮТКӘРДЕЛӘР

10 ноябрь көнне Анталиядә, Гаяз Исхакый исемендәге Татар китапханәсендә Татарстан Конституциясе көненә багышлап, җылы кичә һәм Татар диктанты үткәрелде. Милли очрашуда 30лап кеше катнашты.

Җыенны оештыручы, Төркия Татарлары җәмгыяте рәисе, “Азатлык” Татар яшьләре берлеге лидеры, журналист Наил Нәбиуллин чараның әһәмиятен ассызыклап чыгыш ясады. "Татарстан Конституциясе — татар халкының милли үзаңын һәм үз хокукларын яклау символы. Ул безгә туган телебезне дәүләт теле дәрәҗәсендә сакларга, аны киләсе буыннарга тапшырырга мөмкинлек бирә. Конституцияне хөрмәт итү — дәүләтебезне һәм милли горурлыгыбызны хөрмәт итү. Әлеге көнне билгеләп үтү, татарларның бердәмлеген һәм алга таба да телебезнең һәм мәдәниятебезнең үсешен тәэмин итүдә үз ролен күрсәтә.

Татарстан Конституциясе — безнең хокукларыбызны, дәүләтчелегебезне һәм милли үзенчәлекләребезне саклаучы төп документ. Конституцияне кабул итү Татарстанның җәмгыяви һәм мәдәни үсешенә зур этәргеч бирде. Иң мөһим казанышларның берсе — татар теленең дәүләт теле буларак танылуы. Бу карар, үз чиратында, телебезнең саклануына, үсешенә һәм яңаруына көчле импульс бирде. Дәүләт теле статусын алу татар телен мәктәпләрдә, югары уку йортларында, дәүләт оешмаларында, мәдәни чараларда актив куллануга шартлар тудырды.” – дип сөйләде ул.

Конституция көне белән бергә, җыенда Татар диктанты да үткәрелде. Әлеге диктант белән, Анталиядәге милләттәшләребез бөтен дөнья диктанты акциясенә кушылды. Әмма Анталиядәге Татар диктанты Гаяз Исхакый вафатының 70 еллыгына багышланды һәм әдипнең “Зөләйха” әсәреннән өзек язылды.

Наил Нәбиуллин бу уңайдан үз фикерләрен җиткереп болай диде: “Гаяз Исхакыйның мирасын өйрәнү һәм яшь буынга җиткерү — безнең милли бурычыбыз. Бүген без Исхакыйның әсәрләреннән өзекләр язабыз, бу диктант аның рухына дога булып барып ирешсен иде. Аның 70 еллык вафатына багышланган әлеге чара безгә Исхакыйның һәрвакыт безнең күңелләрдә һәм милли үзаңда яшәячәген искә төшерә. Ул фидакарь, халык өчен хезмәт иткән, милләтнең киләчәге өчен үз тормышын багышлаган шәхес буларак безнең күңелләрдә мәңгегә сакланачак.”

Исхакыйның әсәрләрен диктант форматында язу аның иҗатына булган ихтирам һәм аны киләчәк буыннарга тапшыру теләген күрсәтә. “Исхакый иҗаты — татар халкы өчен чишмә кебек. Аның сүзләре һәм фәлсәфәсе милләтебезнең күңеленә кереп кала. Һәр татар кешесе аның әсәрләрендә үзен таный, үз халкына булган мәхәббәтне тоя. Бүген без аны зур хөрмәт белән искә алабыз. Исхакыйның мирасы — безнең милли рухыбызның көче һәм үсешенең нигезе,” — дип ассызыклады Нәбиуллин.

Диктантны аның әсәрләре буенча үткәрү дә юкка түгел, чөнки Исхакыйның иҗаты — милләтебезне берләштерү һәм үзебезнең тамырларыбызны аңлау өчен иң көчле юл. Бу чара безгә телебезне, мәдәниятебезне сакларга, милләтебезне үстерергә көч бирә. Гаяз Исхакыйның рухы һәрвакыт безнең белән, һәм аның хезмәтләре — татар халкы өчен якты юл күрсәткече.

Җыен бик җылы мөһиттә һәм рухта үтте. Оештыручылар кичә өчен махсус торт, һәр катнашучыга рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Ахырда чәй табыны, аралашу һәм танышу үткәрелде. Диктантта катнашучы милләттәшләребез шигырьләр сөйләде, үзләре язган әсәрләрдә өзекләр укыды.

Бу кичәдә һәркем милләтебезнең тарихына һәм телебезгә карата үз мәхәббәтен һәм хөрмәтен белдереп, безнең бердәмлегебезнең ныклыгын һәм киләчәгебезнең якты булуын ассызыклады.

Бәйрәм җыены “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.
  • 👍 10
More from @azatliqtatar
  1. Jan 21, 2025Сәлам, дуслар! https://t.me/tatarnail Татар милли хәрәкәте активисты, җәмәгать эшлеклесе,…
  2. Jan 17, 2025Заявление Союза татарской молодежи «Азатлык» В связи с распространением в средствах массов…
  3. Jan 11, 2025https://www.youtube.com/watch?v=b6lAJe44sOw&t=118s
  4. Jan 11, 2025Татар информ хәбәр итә: Күренекле шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Нәҗибә Сафина белән хушлашу…
  5. Jan 11, 2025ЗУР ЮГАЛТУ Татар милләте зур югалту кичерә. Күренекле татар шагыйрәсе, журналист, Татарста…
  6. Jan 10, 2025Channel name was changed to «СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ»
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →