TGViewer
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ @azatliqtatar · 676 subscribers
Post #2443 439
МЕНӘ ШУЛАЙ

Көн дә иртән “Великая Русь” дип,
Уяталар урыс чаңнары…
Менә тагын урыс кышы җитте,
Көрәп ява урыс карлары.

Тәрәзәмнән миңа карап тора
Меңәрләгән урыс каены,
Һәр каенда урыс ботагы бар,
Һәр ботагы урыс кайрылы.

Ишегемне ачып тышка чыгам,
Җәелеп ята урыс киңлеге,
Урыс киңлегендә мул урожай
Бирде быел урыс киндере.

Урыс киңлекләре тәмамлангач,
Каршы ала урыс урманы,
Һәрбер төбен берәр пооллитрга
Сатып эчә урыс Иваны.

Урманнарны урап өйгә кайтам,
Урыс мунчаларым ягылган,
Урыс тастымалын сыга-сыга
Урыс чәен эчәм табында.

Урыс мәе белән кәефләнәм,
Радиодан урыс акыра,
Телевизор Аша митрополит
Урыс чиркәвенә чакыра.

Хатыным да оныклары белән
Сука сөрә урыс телендә…
Менә шулай яшәп яткан булам
Мин – чи татар башкорт илендә.

Әнгам Атнабаев.
Уфа. 1991 ел.
  • 👍 19
  • 😢 3
  • 👏 2
  • 🤔 2
  • 😭 2
More from @azatliqtatar
  1. Jan 21, 2025Сәлам, дуслар! https://t.me/tatarnail Татар милли хәрәкәте активисты, җәмәгать эшлеклесе,…
  2. Jan 17, 2025Заявление Союза татарской молодежи «Азатлык» В связи с распространением в средствах массов…
  3. Jan 11, 2025https://www.youtube.com/watch?v=b6lAJe44sOw&t=118s
  4. Jan 11, 2025Татар информ хәбәр итә: Күренекле шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Нәҗибә Сафина белән хушлашу…
  5. Jan 11, 2025ЗУР ЮГАЛТУ Татар милләте зур югалту кичерә. Күренекле татар шагыйрәсе, журналист, Татарста…
  6. Jan 10, 2025Channel name was changed to «СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ»
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →