Кичә Казанда тәре йөреше узды. Сөембикә манарасы һәм шәһәрнең иң матур урыннарыннан йөргәннәр. Имеш "халык бердәмлеге көне".
Хәтер көнен үткәрергә, шулай ук Казан урамнары буйлап йөрергә, митинг түгел, хәтта Сөембикә манарасы янында җыелып бабаларыбызга дога кылырга да рөхсәт юк. 1552 елда Казанны яклаучыларга һәйкәл дә юк.
Әмма тәре күтәреп йөрергә ярый, Татарларга ярамый. Бу читтән нәкъ шулай күренә дә.
Менә шундый хәзер "бердәмлек", бер яклы гына. Ачыктан-ачык әйткәндә, бу гаделсезлек.
Post #2362
518
- 😡 16
- 👍 5