БАТЫРХАН — ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ МӘҢГЕЛЕК АЗАТЛЫК СИМВОЛЫ
Бүген — югалту ачысы яңарган көн. Бер ел үтеп тә китте, 2023 елның 29 октябрендә Батырхан Әгъзәмовны — якын дустыбызны, көрәштәшебезне югалттык. Ул гади генә иптәш тә, көрәштәш тә түгел, ә рухы татар халкының азатлык һәм тугрылык символына әйләнгән кеше. Бер ел элек Батырханны фаҗигале юл һәлакәте алып китте, ләкин аны юксыну хисе йөрәкләребездә якты ут булып яши. Бер ел үтеп тә китсә дә, бу ачы югалту күңелләребездә әрнеп торучы яра булып тора.
Батырхан бездән бик иртә, тормышының иң матур чагында китеп барды. Әмма еллар узса да, аның көченә һәм тугрылыгына бәя бирерлек түгел — Батырхан безнең белән мәңге калачак.
Батырхан яшьлек дәрте, кайнап торган көче, халкыбызга хезмәт итү теләге белән янып яшәде. Милләт, азатлык, диеп яшәгән Батырханның йөрәк җылысы, аның һәр сулышы, һәр адымы һаман безнең белән. Татар милли хәрәкәте, “Азатлык” Татар яшьләре берлеге, азатлык өчен көрәш — аның өчен яшәү мәгънәсе иде. Ул халкыбызның һәр авыр мизгелен йөрәге аша кичерде, милләт өчен янып, көрәшкә чыккан каһарман булды.
Батырхан җан байлыгы һәм чиксез кыю йөрәкле кеше иде. Аның өчен "Азатлык" — ирек — барыннан да кадерле иде. Һәр адымында ул халкыбызны яклады гына түгел, безне илһамландырды, милләт өчен хезмәтнең чын мәгънәсен күрсәтте. Ихласлыгы, туктаусыз энергиясе, татар халкына тирән мәхәббәте белән ул хезмәтнең фәкать сүз генә түгел, ә йөрәк һәм ныклык таләп иткән юл икәнен исбатлады. Ул татар халкының иреге өчен үзен корбан итәргә әзер иде.
Батырхан безнең халкыбызның иң яхшы сыйфатларын җыйган кеше иде. Батырханда Кол Шәриф, Япанча, Батырша, Гаяз Исхакый кебек бөекләребезнең рухы яшәде. Ул һәрвакыт митингларның, милли җыеннарның алгы сафларында булды. Батырхан кыюлык һәм батырлыкның символы булып калды. Аңа мәңгегә 24 яшь, һәм аның рухы, көчле вөҗданы, идеаллары — татарлар өчен маяк булып тора. Ул көчле иде, ләкин игелекле булып калды; батыр иде, ләкин акыллы булды. Мондый кешеләр сирәк туа һәм, кызганычка каршы, бик иртә китә.
Ләкин Батырхан югалмады. Ул безнең рухыбызның, безнең көрәшебезнең бер өлешенә әйләнде. Ул татар яшьләре өчен юл күрсәтүче маяк булды, һәм без, аның дуслары һәм көрәштәшләре, «Азатлык» Татар яшьләре берлеге әгъзалары, бу изге эшне ташламаска ант иттек. Батырхан «Азатлык» хәрәкәтенең җаны булды, бөтен энергиясен, мәхәббәтен, йөрәген азатлык көрәшенә багышлады. Аның исеме яшьләргә өндәү булып яңгыраячак: аның кебек көчле, ныклы, тугры булыгыз, үз халкыңны чиксез яратыгыз, аңа хезмәт итегез. Хәзер аның исеме — аның хыялы, ул көрәшкән азатлык символы!
Татар яшьләре өчен Батырхан исеме хәзер мәңгелек маякка әйләнде. Хәзер без, һәрберебез, яшьләребезгә «Батырхан кебек бул!», Батырхан кебек батыр, кыю, тугры бул, дип әйтәчәкбез!
Ул йөрәге белән милләтен тоя белде, татар телен һәм горурлыгын кайда гына булса да сакларга әзер иде. Безнең йөрәкләрдә мәңге урын алган Батырхан ерак Саян тауларыннан Казанга кайтып, татар өчен янып яшәде, һәм шушы ачы югалту аша без аның халкыбызга нинди терәк булуын аңладык.
Батырхан, син безгә бик кирәк. Синең елмаюың, энергияң, халкыбыз өчен күтәргән идеалларың, һәр сүзең — болар барысы да безнең белән. Син безгә халкыңны ничек чын күңелдән сөяргә, үз эшеңә ничек ышанырга кирәклеген күрсәттең. Синең исемеңн ишеткән һәр кешенең хәтерендә һәм йөрәгендә мәңгегә калырсың!
Батырхан! Син — безнең байрак. Син — безнең Азатлык! Без бу көрәшне дәвам итәчәкбез, синең исемең белән йөрәкләребездә. Синең исемең һәрберебез өчен намус, ныклык һәм чиксез халкыбызга мәхәббәт үрнәге булып яшәячәк.
Син мәңге безнең белән! Безгә син җитмисең, Батырхан!
“Азатлык” Татар яшьләре берлеге җитәкчесе Наил Нәбиуллин. 29.10.2024 ел.
Post #2332
926
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ Батырханны югалтуыбызга 1 ел! Сегодня 1 год как мы потеряли Батырхана!
- 🙏 17
- 😭 5
- ❤ 1