TGViewer
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ @azatliqtatar · 675 subscribers
Post #2319 634
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ От Татарстана до Турции: татарская молодёжь проводит Хәтер Көне на международной арене Союз татарской молодежи «Азатлык» продолжает серию мероприятий, посвященных Дню памяти и трагедии 1552 года. Молодые татары и поддерживающие наш народ неравнодушные люди…
ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ ХӘТЕР КӨНЕН ДӨНЬЯ АРЕНАСЫНА ЧЫГАРА

“Азатлык” Татар яшьләре берлеге Хәтер көне уңаеннан,й 1552 ел фаҗигасен искә алып төрле чаралар оештыруны дәвам итә. Татар яшьләре дөньяның төрле почмакларында, төрле илләр һәм шәһәрләрдә, Хәтер көненә багышлап ялгыз пикетлар һәм теләктәшлек акцияләре үтте. Шулай итеп Төркиядә (Анталия, Әнкара, Конья, Истанбул), Грузиядә (Тбилиси), Азәрбәйҗанда (Баку), Төньяк Кореяда, Франциядә (Страсбург), Тайланд, Индонезия һәм Кытайда узды.

“Азатлык” Татар яшьләре берлеге лидеры Наил Нәбиуллин ялгыз пикетны Анталия үзәгендә үткәрде. Ул чиратлашып татар һәм төрек телләрендә бастырган шигарь күтәреп торды. Төрекчәсендә “1552 ел. Казан. Төрки дөнья! Онытма! Оныттырма!”, - дип язылган иде. Татар яшьләре лидеры акциясе төрекләр арасында зур кызыксыну уятты, алар күп итеп теләктәшлек күрсәтте.

“Татарстанда тыелган вакытта да Хәтер көнен чит илләрдә яшәтәчәкбез. Бу эштә һич бер көчебезне дә кызганмачакбыз. Быел 8 илдә Хәтер көне акцияләре үткәрә алдык. Алга таба Хәтер көнен үткәрәчәк илләр һәм шәһәрләр санын арттыру өстендә тагын да зур эш алып барачакбыз. Хәтер көнен тыюларга һәм дога кылу җыеннарын көч кулланып куып таратуларга без тагын да зуррак эшчәнлек, һәм Хәтер көне географиясен бөтен дөньяга киңәйтү белән җавап бирәчәкбез. Килер бер көн, без Казаныбызда да Хәтер көнен зурлап үткәрәчәкбез!”, – дип белдерде Наил Нәбиуллин.
  • 👍 17
  • 👏 2
More from @azatliqtatar
  1. Jan 21, 2025Сәлам, дуслар! https://t.me/tatarnail Татар милли хәрәкәте активисты, җәмәгать эшлеклесе,…
  2. Jan 17, 2025Заявление Союза татарской молодежи «Азатлык» В связи с распространением в средствах массов…
  3. Jan 11, 2025https://www.youtube.com/watch?v=b6lAJe44sOw&t=118s
  4. Jan 11, 2025Татар информ хәбәр итә: Күренекле шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Нәҗибә Сафина белән хушлашу…
  5. Jan 11, 2025ЗУР ЮГАЛТУ Татар милләте зур югалту кичерә. Күренекле татар шагыйрәсе, журналист, Татарста…
  6. Jan 10, 2025Channel name was changed to «СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ»
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →