Чыгышның өзеген тәкъдим итәбез:
«Хәерле көн, хөрмәтле катнашучылар! Сезне татар халкы, татар милли хәрәкәте һәм «Азатлык» татар яшьләре берлеге исеменнән, шулай ук лидерыбыз Наил Нәбиуллин исеменнән ихлас сәламлим. Бүгенге конференцияне оештырган өчен Төрки дөньяны өйрәнү фондына зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Бу тема бик мөһим, һәм аны Төркиядә күтәрү бик әһәмиятле. Бу минутларда Әнкарада татарларның бөек җитәкчесе Сөембикә ханбикә истәлегенә багышланган җәяүлеләр күпере ачыла. Наил монда булырга теләде, ләкин ул әлеге күпер ачылышында катнаша. Аның йөрәге белән бергә.
1552 елда Казанны саклап шәһит киткәннәр истәлегенә Хәтер көне үткәрү — күптәнге гадәт. Аның нигезен Гаяз Исхакый салган, һәм быел аның вафатына 70 ел тула. 1552 елда татарлар соңгы көчләренә кадәр искиткеч батырлык күрсәтеп көрәштеләр. Казан егылганнан соң татар халкына карата котычкыч зур геноцид башланды. Әмма без исән калдык. 470 ел үтте, һәм татарлар һаман исән. Нигә? Чөнки каннарыбызда һәм җаныбызда дәүләтчелек рухы яши.
Без һәр елны 1552 елгы Казанны саклаучылар истәлегенә Хәтер көнен үткәрәбез. 1989 елдан алып татар милли хәрәкәте Хәтер көне уңаеннан зур митинглар һәм йөрешләр үткәрә килде. Ләкин Россия татар халкының тарихи хәтерен бетерергә һәм дәүләтчелек рухын сүндерергә омтыла. 2021 елдан ул Хәтер көнен үткәрүне гамәлдә тыеп куйды, ә быел «Азатлык» оештырган чараны көч белән туктатты, активистларны кулга алды һәм хәтта Сөембикә манарасы янында дога кылырга да рөхсәт итмәде. Шуңа күрә Хәтер көнен Татарстаннан читтә дә саклау безнең изге бурычыбыз!
Бу кичә — башлангыч һәм беренче адым. Без шуны аңларга тиеш: 1552 елда Казанны югалту, алга таба төрки дөньяның шактый зур өлешенең милли азатлыгын югалтуга китерде. 1552 елгы Казан фаҗигасе — ул бөтен төрки дөньяның фаҗигасе. Шуңа күрә без аны ел саен Казанда, Бакуда, Истанбулда һәм башка шәһәрләрдә искә алырга тиеш. Хәтер көне төрки дөньяның иң әһәмиятле даталарының берсенә әйләнергә тиеш.
Төрки дөньяның бердәмлеге менә шундый кечкенә адымнардан башлана. 1552 ел. Казан. Төрки дөнья! Онытма! Оныттырма!»
Post #2299
385
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ Photo
- 👍 11
- ❤ 3
- 👏 1