КАЗАН ФАҖИГАСЕ — ТӨРКИ ДӨНЬЯНЫҢ УРТАК КАЙГЫСЫ: ИСТАНБУЛДА ХӘТЕР КӨНЕ
2024 елның 19 октябрендә Истанбулда «Азатлык» татар яшьләре берлеге инициативасы белән Төрки дөньяны өйрәнү фонды тарафыннан «Казанны руслар басып алу һәм казан шәһитләре истәлеге» темасына конференция уздырылды. Конференциядә төп чыгышны Истанбул университеты профессоры Динчер Коч ясады.
Чарада 40 тан артык кеше катнашты, арасында татар һәм төрек җәмәгатьчелеге вәкилләре, журналистлар, язучылар һәм галимнәр бар иде.
Конференция башында, «Азатлык» татар яшьләре берлеге активисты Рифат Гыйматдин «Азатлык» лидеры Наил Нәбиуллин исеменнән чыгыш ясады, һәм Казанны батырларча яклау хәтерен саклауның бөтен төрки дөнья өчен зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады. Ул шулай ук татар халкының азатлыкка омтылышын чагылдырган шигырь укыды.
Конференция «Азатлык» татар яшьләре берлеге тарафыннан Хәтер көне уңаеннан оештырылган чараларның берсе булды.
Post #2291
591








- 🙏 12
- 👍 6