Казан университеты янындагы паркка Конфуций һәйкәлен куйганнар. Тиздән Кытайдан хөрмәтле кунаклар килә, алар алдында яхшы булып күренергә кирәк. Ә менә 1552 елда Ватаныбызны, Казаныбызны яклаган бабаларыбызга һәйкәл һаман юк. Гаяз Исхакыйга да һәйкәл юк.
Бер яктан, Мәскәү ачуланыр, дип куркалар. Икенче яктан, Татарларның алай-болай милли үзаңы артык көчәп китәр, дип борчылалар. Милли үзаң күтәрелсә, Татарлар уңайсыз сораулар биреп кенә калмаячак, кабат Татар телен мәктәпләргә кайтаруны, бирелгән милли хокукларны кире кайтаруны һәм хәтта Азатлык таләп итә башларга мөмкин.
Post #2160
395

- 👍 24
- ⚡ 1
- 😢 1