АШЫГЫЧ ЯРДӘМ ҖЫЮ!
Татарстан хакимиятләренең 1552 елда Казанны саклаучыларның хәтер көне — Хәтер көне үткәрүне фактик тыюына бәйле рәвештә, бу мөһим датага мөмкин кадәр күбрәк игътибар җәлеп итү максатында, «Азатлык» Татар яшьләре берлеге зур баннерлар, фаерлар һәм дрон белән видеога төшерү ярдәмендә акция үткәрергә ниятли. Акция ике шәһәрдә узачак, ә нәтиҗәдә төшерелгән видеоролик җәмәгатьчелеккә җиткереләчәк. Акция уңышлы узсын өчен, шәһәр исемнәре чара тәмамланганчыга кадәр сер итеп сакланачак.
Безгә сезнең ярдәм кирәк:
1) Баннер ясау (10×1 метр) — 10 000 сум (103$);
2) Ике шәһәрдә дрон белән видеога төшерү — 10 000 сум (103$);
3) Ике шәһәр өчен фаерлар сатып алу — 6 000 сум (61$).
Гомуми сумма: 26 000 сум (267$).
(Баннерның макеты беркетелгән)
Акцияне хупларга теләгән һәркемне чакырабыз!
Post #2153
447

- 👍 18
- 😁 2