Горур булыйк.
Мескенләнмик әле,горур булыйк,
Горур булуларга ни җитә?
Сокланабыз хәттә бөркеткә дә,
Очса гына күктә,биектә.
Син бит,халкым,бөркет нәселеннән,
Хич килешми сиңа мескенлек.
Дошманнарың хөрмәт итсен дисәң,
Горурлыгың итсен өстенлек..
Матур халык бит без,батыр халык,
Күпме кыссалар да калыктык.
Милләт үлми - горур чакта,
Горурлык ул - безнең таныклык.
Яшереп яткырмыйча йөрәкләрдә
Никадәрле гайрәт,көч барын,
Яшик җирдә бер дә кимсенмичә,
Башны горур тотып,татарым!
Фәнис Яруллин.
Post #2063
414
- 👍 9