ТАТАРЫМ
Курыкканның җаны чыкмый калса,
Куа килә арттан коткысы,
Бу милләтнең, менә күреп торам,
Нидән качкан икән йокысы!
Бар тинтәкләр йоклаган дип йөри,
Йокы күрелмәгән мескенне.
Йөрәгенә аның курку тәшкән,
Яңартмакчы була искене.
Үзгәрерлек, дәртләнерлек чакта,
Яраргамы кемгә маташа?
Аллага дип шайтанга да шунда
Хезмәт итмәк сырхау алаша.
Искегә һәм артка юллар ябык,
Ташла шикләнүне, татарым,
Куркып торсаң, хәлең дә үзгәрмәс,
Мин дип йөрсәң иде, батырым!
АВТОР: ФӘРИТ ЯХИН
Post #2042
392
- ❤ 14