1- Гозәер пәйгамбәр йокысы — Аллаһы тарафыннан йөз еллык йокыга талдырылган пәйгамбәр.
2- Мәксәлмина, Мәслина, Дөбернуш, Шаднуш, Кәфәштатыюш — Коръәннең берничә сүрәсендә тау тишегенә кереп (дошманнардан качып), Аллаһының ирке белән анда 309 ел йоклаган җиде егет турында сүз бара. Болар — бишесенең исеме.
3- Сөләйман мөлке — Коръәндә искә алынган Сөләйман пәйгамбәр Аллаһының ирке белән эш йөртеп бик баеган була.
4- «Сагълүк» китабы — гарәп телендә язылган китап.
5- Әндәлес — Испаниянең урта гасырларда гарәпләр кулында булган тарихи өлкәсе (Андалузия). Ул заманнарда гарәп мәдәниятенең эре үзәкләреннән булган.
6 - Бохара козгыннары — Бохара ягында иске ысул белән (кадимчә) укып кайткан муллалар һәм ишаннар истә тотыла.
Вакыйгъдә — чынында.
Бәр тәкъдир — әгәр.
Мөсәххәр итү — баш идерү.
Дәрхаль — кинәт.
Мөгаммә галәйһи — өртелгән, пәрдәләнгән.
Фикре касыйрым — кыска фикерем.
Иттихад вә иттифакъ — берләшү, бергәләп эшләү.
Post #2041
355
- 👍 7