TGViewer
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ @azatliqtatar · 672 subscribers
Post #2038 475
БОЛЬШЕВИК – РУСЧАЛЫК

Коммунистлар, Русиянең башына менгәч тә, Русияне үзенә ­аерым бер тормышлы мәмләкәт дип карауны падишаһлык за­маныннан калган контрреволюционлык дип игълан иттеләр вә ­Советларны «дөнья ихтилялы»ның сугыш көчләре тупланган тартыш мәйданы гына дигән карашларыны йирләштерергә ке­рештеләр. Мәмләкәтнең бөтен байлыгын, бөтен матди куәтен, мәгънәви көчен шул «дөнья ихтилялы» ясау гаясенә генә хезмәт иттерергә тиеш дип карар бирделәр вә, бөтен гайрәтләрен шул асыл максат булган «дөнья ихтилялы» ясауга борып, мәмләкәт­нең, халыкның бөтен файдасын шул «олуг максат»ка фида итте­ләр. 1921 елгы миллионнарча халыкны алып киткән ачлык та1, аның артыннан килгән ваба, тиф кеби миллионнарча корбан бирдергән хасталыкларны да киләчәк «дөнья ихтилялы»ның зурлыгы алдында бик кечкенә каза кеби күрсәтеп килделәр. Урман кискәндә, йомычка очмый булмый, дип, бу канлы-яшьле бәла-казаларны «олуг көннәр»нең бәйрәменең алдындагы мәҗбүри туган вак-төяк эчпошыргыч эшләр генә, дип сөйләп килделәр. Большевик режимын саклау өчен Кызыл Гаскәр төзү мәҗбүрияте тугач та2, аңарга да шул «дөнья ихтилялы»ның гаскәре дип карап, бөтен дөнья пролетариатының кораллы көче дип исем биреп, аңардан «дөнья ихтилялы»на садыйк калып, дөнья капитализмы берлә канны, җанны фида итеп сугышырга ант* иттерделәр. Чит мәмләкәтләрнең кайсысында гына аз-маз хәрәкәт булса, шуны «коммунист инкыйлабы» төсенә чәверер өчен, мәмләкәтнең үз ­халкын ач-ялангач калдырып, шул илләргә миллионнар түктеләр.

Дәвамы сайтыбызда:
https://isxaki.com/2020/09/06/bolshevizm/
  • 👍 8
More from @azatliqtatar
  1. Jan 21, 2025Сәлам, дуслар! https://t.me/tatarnail Татар милли хәрәкәте активисты, җәмәгать эшлеклесе,…
  2. Jan 17, 2025Заявление Союза татарской молодежи «Азатлык» В связи с распространением в средствах массов…
  3. Jan 11, 2025https://www.youtube.com/watch?v=b6lAJe44sOw&t=118s
  4. Jan 11, 2025Татар информ хәбәр итә: Күренекле шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Нәҗибә Сафина белән хушлашу…
  5. Jan 11, 2025ЗУР ЮГАЛТУ Татар милләте зур югалту кичерә. Күренекле татар шагыйрәсе, журналист, Татарста…
  6. Jan 10, 2025Channel name was changed to «СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ»
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →